25 февральдә Казанда “Нюрнберг” фильмын премьера алдыннан күрсәтү булачак

25 февраль көнне Казанда режиссер Николай Лебедевның “Нюрнберг” фильмын премьера алдыннан күрсәтү булачак. Татарстан башкаласында халыкара кино проектын Россия театр һәм кино актерлары Дмитрий Брауэр, Филипп Ершов тәкъдим итәчәк. Картина 2 мартта прокатка чыга.

“Нюрнберг” – 1945-1946 елларда халыкара хәрби трибунал турында дөнья кинематографында тулы метражлы тәүге нәфис фильм. Аны дөньяга чыгаруның Бөек Ватан сугышы елларында фашизмны тар-мар итүгә СССРның хәлиткеч өлеш кертүе турында тарихи дөреслекне популярлаштыруга ярдәм итүе күздә тотыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү