Кадерле батырлар. «ВТ» гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге көрәш турнирының 60нчысы ниләр белән истә калды?

Лаеш егетләре – беренче! Газетабыз гамәлгә куйган көрәш турнирында бу район командасы тәүге җиңүен яулады. Шәхси ярышта исә 7 егет узган елгы батырлыгын кабатлый алды. Быел 60нчысы узган юбилей бәйгесендә көрәш ветераннарын зурладык, бүгенге батырларга сокландык, милли спорт төренең киләчәге турында уйландык. 

Көрәш үзебезгә кирәк

Җомга иртәсендә келәмгә чыгып, кулларына сөлге алган егетләр җиңү турында хыялланса, Татарстан Көрәш федерациясенең президиум утырышында катнашучылар милли спорт төренең киләчәге турында сөйләште. Сораулар һәм бурычлар шул ук анысы. Әмма тормыш үзгәреп тора, яңа мәшәкатьләр чыгып тора. Көрәшне үстерергә, һич югы ничек тә булганны югалтмаска иде. Әлеге дә баягы «Казанда ниләр эшләп була?» дигән сорауга җавап эзләнде утырышта. Бу хакта башкала җитәкчеләре дәрәҗәсендә сөйләшергә килештеләр. Дөрес, аңа кадәр көрәшчеләрнең башта үзләренә бер юлдан барырга кирәк әле. Казан димәктән, биредәге Авыл хуҗалыгы институты заманында көрәшчеләр үзәге саналды. Авылдан килгән егетләр шунда осталыгын ныгытты. Уку йортыннан бик күп батырлар үсеп чыкты. Хәзер ул аграр университет дип йөртелә. Аның каравы сөлге тота белгән егетләргә шөгыльләнергә урын юк икән. Чистайдагы авыл хуҗалыгы техникумын да искә алдылар. Мактап түгел. Сөйләшүнең нәтиҗәсе булмый калмас дип өметләник.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов көрәшнең генә түгел, көрәшчеләрнең киләчәге турында да уйланырга киңәш итте. Келәмнән киткәч югалып калмасын, тормышта үзләренә юл тапсын өчен, аларның бер-берсенә ярдәм итүләре кирәк. Әлбәттә, мондый эшне документка кертеп тә, кагыйдәләрен дә язып булмый. Аның каравы көрәшчеләрнең абруен күтәрәчәк, яшьләрдә ышанычны арттырачак. Бу эш матур гадәткә әверелеп китсә, көрәшнең районнардагы хәле дә яхшырыр иде. Кыскасы, көрәш иң элек үзебезгә кирәк.

Икесе – ике якка

Мәгънәле ачылу тантанасы белән башланган турнирның беренче көне сәгать кичке сигез тулып киткәч кенә тәмамланды. 60нчы бәйгенең батырларын ачыклау өчен, егетләр икенче көнне иртәнге тугызда янә келәмгә чыкты. Тамашачы да игътибарсыз калдырмады. Соңгы елларда «Ак барс» көрәш сараенда иң күп халык җыелган бәйгеләрнең берсе булды Муса Җәлил турнирының быелгысы. Көрәшчеләрне бер яктан тамашачы да кыздырса, ярыш нәтиҗәсе буенча Россия чемпионатында катнашачак команда җыелу да йогынты ясамый калмады.

Көз көне 60 килолы егетләр арасында Татарстан чемпионы булып, соңрак Россия батыры булып танылган Алексей Абрамов, ниһаять, Муса Җәлил бәйгесенең финалына да барып җитте. Лаеш өчен бил алышучы 23 яшьлек егет узган ел өченче урын белән канәгатьләнгән иде. Быел хәлиткеч алышта Алексейга үзенең командадагы дусты белән бил алышырга туры килде. Тумышы белән Азнакайдан булган 19 яшьлек Илфат Миңнегалиев тырышты, әмма тәҗрибәле көндәшенә каршы тора алмады.

65 килолылар бәйгесен икенче ел рәттән 25 яшьлек Илнар Закиров отты. Алексей Абрамов белән икесе дә Алексеевск егетләре алар, тренерлары да бер үк. Тик Абрамов Казанга якынайса, Закиров кире якка китеп, Чистай өчен бил алыша. Финалда ул Әлкидән Илназ Хәмидуллинны отты һәм газетабыз бәйгесендәге җиңүләрен өчкә җиткерде. Бу гына түгел. Бәйге ахырында Илнар танылган пәһлеван Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә дә ия булды. Билгеле булганча, «Ватаным Татарстан» газетасы һәм Татарстан Көрәш федерациясенең уртак бүләге финалда иң яхшы алым күрсәткән егеткә тапшырыла.

5 ел көтелгән җиңү

2018 елда Муса Җәлил бәйгесендә беренче җиңүен яулаганда Алабуга егете Ислам Фәлаховка нибары 20 яшь иде. Икенчесен 5 ел көтәргә насыйп булган икән көрәшчегә. Ул арада имгәнеп, келәмгә чыга алмаган вакытлары да була. Әмма сабырлыкның ни икәнен яхшы белгән Ислам хаҗи. Быел 70 килолы егетләр финалында ул Чаллыдан Айназ Тимеров белән очрашты. Айназ ике яшькә өлкәнрәк, әмма Исламда тәҗрибә күбрәк. Шуның ярдәмендә ул көндәшен өч кисәтү алырга мәҗбүр итте.

Лаеш өчен чыгыш ясаучы Динар Кәримуллинда да тәҗрибә җитәрлек. Халыкара класслы спорт остасы исемен йөртә ул. Әмма Илназ Рамазановның да җиңүләре аз түгел. Тукай районының мактаулы кешесе исеменә ия булган 22 яшьлек егет 75 килолы көрәшчеләр финалында көндәшенә ахырга кадәр өстенлек бирмәде. Ә санаулы секундлар калгач, бер ялгышлык аркасында оттырырга мәҗбүр булды. Дөрес, узган ел өченче булса, быел икенчегә күтәрелде. Ә Кәримуллин бәйгедәге өченче уңышына иреште.

Динар – тумышы белән Теләчедән. Ә бу районнан Эмиль Мавлин – аның шәкерте. Нәкъ менә бу егет 80 килолылар ярышында җиңүче булып танылды. Финалда ул үзе белән бер командада бил алышкан Артур Зөлкарнәевтән өстен чыкты. Артур – Башкортстаннан. Шуңа күрә бәйгедә җиңелгәненә артык борчылмады дип уйларга җирлек бар. Чөнки Россия чемпионатында барыбер үз республикасының данын яклаячак.

Ренас тәнәфескә чыкмый

Көрәш буенча Россиянең атказанган спорт остасы, Муса Җәлил бәйгесенең җиде тапкыр җиңүчесе. Бу – Теләчедән Ренас Кәлимуллин. 1 разрядлы спортчы, бәйгенең бер тапкыр җиңүчесе. Ә бу – Чаллыдан Рөстәм Сәлахов. 85 килолылар арасында кем көчлерәк? Җавап дөрес. Әмма моны раслау Ренаска бер дә җиңел булмады. Хәзер ул – сигез тапкыр җиңүче. 2016 елдан бирле рәттән отып бара. 2002–2010 елларда шундый ук тотрыклылык белән Илнар Әхмәтҗанов уңышка ирешкән иде. Кыскасы, Кәлимуллинның яңа максаты билгеле. Дөрес, Сәлаховларның кечесе һәм башкаларның да үз максатлары бар.

Лаештан 24 яшьлек Раил Сәләхетдинов дүртенче җиңүен яулады. 90 килолы егетләр арасында бил алышучы көрәшче ярымфиналда тәҗрибәле Илмир Төхфәтуллинны отты, финалда Әлмәттән Айрат Сәмигуллиннан өстен чыкты. Раил – яшь, үҗәт, тамашачыны битараф калдырмас өчен ни эшләргә кирәклеген чамалый. Калганын киләчәк күрсәтер.

100 килолылар бәйгесендә тамашачыга суперфинал өммәтендәге очрашу күрергә насыйп булды. Келәмгә Чаллыдан Эльдар Хәмитов белән Казаннан Булат Мусин чыкты. Көрәш дөньясында исемнәре иң популяр булган егетләр. Рәсемнәрен шәһәр урамнарына куеп, горурланырлык егетләр. Газетабызга исә берсенең генә рәсемен куябыз. Булат Эльдарны 6:0 исәбе белән отып, бәйгедә бишенче җиңүен яулады.

Раил Айдар белән янәшә

Тәүге тапкыр 115 килолы егетләр ярышын күрде турнирга килгән тамашачы. Фаворит алдан ук билгеле иде. Теләче батыры Раил Нургалиев барысының да өметен аклады. Финалда ул Башкортстаннан килеп, Чистай өчен бил алышучы Айнур Сыртаевны отты. Хәзер Раилнең 10 җиңүе бар һәм ул Балтачтан Айдар Хәйретдинов белән тигезләште. Турнир рекордчысы Айрат Гыйлаевны куып тоту өчен тагын ике җиңү кирәк әле. Булдыра алырмы?

130 килолылар арасында фаворитлар саналган Радик Сәлахов белән Муса Галләмов финалда ук очрашты. Радик келәмгә «Әлмәт» дип язылган футболка киеп чыкса да, Муса кебек үк Лаеш өчен бил алыша. Шуңа күрә көрәшеп тормадылар. Сәлахов беренче алымы белән үк Галләмовны чистага салды. «Билгә төшердең», – дип зарланып алды Муса. Радик исә финалда Казан егете Лениз Абдуллинны отты. 39 яшьлек Лениз – безнең бәйгенең 4 тапкыр җиңүчесе. Тәүге уңышына әле 2009 елда ук ирешкән булган. Хәзер Радикның да 4 җиңүе бар.

Иң авыр егетләр ярышын кем отасы төп алышлар башланганчы ук аңлашылды. Чаллыдан Ранис Гыйлаҗетдиновның Ульян пәһлеваны Сергей Павликны берничә мәртәбә күтәреп салуын күргән тамашачы битараф калмады: егеткә алкышны кызганмадылар. Дөрес, Павлик булган җирдә төрле сүзләр дә йөри. Ә Ранисның – үз юлы. Финалда Арчадан Альберт Ситдыйковны отып, иң авырлар арасында рәттән икенче җиңүен яулады.

Лаешмы, Чаллымы? Күчмә Кубокның кемгә эләгәсе ахырга кадәр билгеле түгел иде. Әмма Лаеш егетләре нибары 2,5 балл аерма белән булса да, барыбер үз дигәннәренә ирешә алдылар. Район тарихында тәүге тапкыр! Иң сөенгән кешеләрнең берсе Азат Нурмөхәммәтов булды. Танылган көрәшче, хәзер районда көрәш өчен җаваплы төп кеше. «Аллаһка шөкер, менә бит, ниһаять, кубоклы булдык! Хис-кичерешләр турында әйтеп аңлатырлык түгел, – диде ул. – Тулы куәткә Россия ярышларына әзерләнәсе хәзер. Егетләргә афәрин! Бу җиңү һәм бу көрәш безнең өчен бик кадерле».

ҖИҢҮЧЕЛӘР

Алексей Абрамов (60 кг):

– Көндәшемнең көрәшеннән ни көтәсен белә идем. Бергә әзерләнәбез бит. Ул да яхшы нәтиҗә күрсәтте дип саныйм. Финалга кадәр җитте. Мин көрәшеп җиңгәннән соң гел сальто ясыйм. Шатлыгымны башкача күрсәтә белмим. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга инде ул.

Илнар Закиров (65 кг):

– Көрәшкәндә үз-үземне искиткеч хис иттем! Келәмгә чыккач, өстәмә көч кереп киткәндәй булды. Проблемалар булмаска тиеш иде. Келәмгә чыккач, бернинди имгәнүләр, җәрәхәтләр турында уйламыйсың, аларны сизмисең дә. Алар комачау итми. Барлык уйлар җиңү турында гына. Без шуның өчен келәмгә чыгабыз да инде. Көндәшемнең көрәшүен дә яхшы бәялим. Яшьләр артыбыздан килә. Тагын да күбрәк шөгыльләнергә кирәк дигән сүз!

Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә дә бик куандым. Бу көтелмәгән куанычлы мизгел булды! Миңа Ильяс Галимов турында күп ишетергә туры килде. Көрәш тарихында аның үз исеме бар. Бик горурланам.

Ислам Фәләхов (70 кг):

– Җәлил турнирында җиңү генә түгел, Россия чемпионатына юллама да оттым! Дөресен әйтим: авыр булды. Шактый тир түгәргә туры килде. Егетләр әзерлекле, аларга афәрин! Көндәшлек чынлап та бик зур. Мин үземә: «Үлсәм үләм, әмма җиңәм!» – дидем. Россия беренчелегенә бик барасы килә. Шуңа да тырыштым. Шушы ярышларга чыгу өчен әзерләнәбез бит инде. Безнең күнекмәләрнең мәгънәсе дә – шул ярышлар. Шуңа күрә җиңәргә дип чыгабыз.

Динар Кәримуллин (75 кг):

– Финалда җиңел булмады. Авыр хәлдән чыгарга туры килде. 2:0 исәбе белән оттырып бара идем. Ахыргы бер минутта көндәшне куып тотып, җиңеп чыктым. Көндәшем – Илназ Рамазанов та бик көчле иде. Аңа рәхмәт! Нык көрәште. Муса Җәлил турнирына иң көчле көрәшчеләр җыела. Бу ярышны өченче мәртәбә отам инде, әмма ул җиңүләрнең берсе дә җиңел генә бирелмәде. Авырлыгын үзем генә беләм. Җиңү рецепты шул инде: тырышлык һәм күнекмәләр. Җитди әзерлек булырга тиеш. Мин 6 яшьтән бирле көрәшәм. Җиңү өчен максат кирәк. Җиңелдем дип, баш ияргә кирәкми! Җиңелгәнем дә бар. Шулардан гыйбрәт алып, үзеңне яңа дәрәҗәгә үстерергә кирәк. Җиңүләр җиңелүләр аша килә.

Эмиль Мавлин (80 кг):

– Көрәшчеләрнең барысы да бик көчле. Зур рәхмәт барысына да! Матур көрәш күрсәтә алдык дип уйлыйм. Миңа хәзер 21 яшь, 6 яшьтән бирле көрәшәм. 8 яшьтән җитди ярышларда катнаша башладым. Муса Җәлил исемендәге турнирда өченче мәртәбә катнашам. Беренче тапкыр җиңүем! Уңышка ирешүнең сере – дөрес итеп шөгыльләнүдә. Режим, дисциплина дигәне дә булырга тиеш көрәшченең. Остазларыма рәхмәт. Бу җиңүдә аларның өлеше бик зур. Келәмгә чыкканчы, көндәшемнең көрәшен күзәтәм, нинди алымнар куллануын өйрәнәм.  Тренер белән сөйләшеп, тактика уйлап, көрәшкә чыгабыз. Келәмгә чыкканда дога укып чыгам. Минем кумирым бар, ул да булса – Криштиану Роналду. Җиңгәч, мин дә аның кебек җиңүемне билгеләп үтәм, аның алымын кабатлыйм. Аерым рәхмәтемне тамашачыларга һәм әтиемә җиткерәм. Әти булмаса, мин монда басып тормас идем.

Ренас Кәлимуллин (85 кг):

– Көрәш киеренке булды. Минем әле реванш та аласым бар иде бит. Әмма көрәш барышын контрольдә тоттым. Минем тәҗрибәм зур. Раил Нургалиев артыннан куам. Сигезенче җиңүдә генә тукталасы килми. Юбилей турнирында җиңү, чынлап та, авыррак булды. Әле көндәшем дә яңа бит. Яшьләр артыбыздан бастырып килә. Юк, дөресрәге, басарга тырышалар, дип әйтик. Сер бирмибез әле!

Раил Сәлахетдинов (90 кг):

– Көрәш авыр булды. Турнирның беренче көнендә Илнар Галимовны җиңдем. Бүген исә Айрат Сәмигуллин белән Илмир Төхвәтуллинга туры килдем. Минем төп көндәшләрем шулар иде. Муса Җәлил турнирындагы бишенче финал, дүртенче җиңүем бу. Бүген җиңгәч, тегеләре онытыла да кебек. Һәр яңа җиңү яңа азарт өсти. Тренерга, тамашачыга, әти-әнигә рәхмәт!

Булат Мусин (100 кг):

– Ярышны әти, сеңлем трибунадан күзәтте. Әтиемнең бер генә ярышны да калдырганы юк. Хатыным – эштә (көлә). Хатынга ашаткан өчен рәхмәт әйтәм! Авырлык җыйдым бугай. Көрәшче хатыны план буенча ашата ул. Серләрне чишеп тормыйм (көлә). Мин әйткән әйберләрнең барысын да пешереп тора. Өйләнгәнче дә яхшы көрәшә идем мин, өйләнгәч тә яхшы көрәшәм! Тренерга, абыйга рәхмәт! Юбилей турнирында бишенче җиңүемне яуладым.

Шунысы да бар: беренче әйләнештә көрәш авыррак барды. Мин әле «мине тамашачы ярата» дип уйлыйм идем. Әмма шул мәлдә башкача мөнәсәбәт сиздем. Җанатарлар миңа каршы булды төсле. Аз гына психологик басым булды инде. Бер дә көтмәгән идем. Була инде, нишләтәсең. Көрәш бит бу.

Раил Нургалиев (115 кг):

– 115 кг – яңа категория. Күптән кирәк иде ул. Минем авырлыгым – 112 кг. Миңа бик уңайлы булды. Оештыручыларга мондый категория керткәннәре өчен рәхмәт! Миңа калса, ул барысы өчен дә уңайлы үлчәү.

Быелгы җиңүемне гаиләмә багышладым. Алар туры эфирдан күзәтте ярышны. Батыр булу өчен нишләргәме? Ит, бәрәңге ашарга (көлә). Алай гына түгел, әлбәттә. Шөгыльләнергә кирәк! Әйбәт тренер кирәк, аны тыңларга кирәк. Шул чакта гына барысы да була. Куып тотарга җыенучылар бардыр. Әмма мин үземне беләм, шөкер.

Радик Сәлахов (130 кг):

– Муса Җәлил турнирын беркайчан да җиңел генә отам димә. Шуңа күрә тренерлар белән шактый шөгыльләнергә туры килде. Мин 90 кг үлчәүдә ярыша идем бит. Хәзер 130 килолылар арасында. Бераз гына үзгәрергә туры килде, дисәм була. Бу – минем дүртенче җиңүем. Алга таба тагын да яңа үрләр көтсен. Алга барабыз! Быелгы җиңүемне әтиемә багышлыйм!

Ранис Гыйләҗетдинов (130+ кг):

– Җиңү авыр бирелде. Бик нык әзерләндек. Ярыш белән ярыш арасы да кыска булды бит. Безгә бу турнирга әзерләнү өчен шактый тырышырга, күп көч куярга туры килде. Көндәшләрем дә әзерлекле. Барысы да көчле! Бу җиңүемне әти-әниемә, яраткан кызыма һәм якыннарыма багышлыйм.

Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, Муса Җәлил бәйгесенең 1991 елгы җиңүчесе:

– 60 нчы тапкыр үткәрелә торган бу ярыш – бик дәрәҗәле, бик мактаулы. 350ләп көрәшче осталык күрсәтте. Көрәш бик матур, кискен барды. Шунысына сөендек: тамашачылар күп. Һәркайсының яраткан көрәшчесе бар. Шулар өчен җан атып утырдылар. Һәр үлчәү категориясендә беренче урынны яуларга лаеклы бишәр-алтышар егетләребез бар. Шушы көрәш нәтиҗәләре буенча без Татарстан җыелма командасын тупладык. Апрельдә Россия чемпионаты көтә. Анда җиңүләр насыйп булса, дөнья чемпионатында да ярышачаклар. Чаллы, Теләче, Әлмәт, Лаеш командалары бик матур көрәш күрсәтте. Болар барысы да – безнең байлыгыбыз. Шушындый көчле ир-егетләребез үрнәк булып тора.

Рәхмәт сүзе

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча 60 нчы юбилей бәйгесен оештыруда төп эшне башкарган Татарстанның Көрәш федерациясенә, Спорт министрлыгына, турнирның ачылу тантанасын әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән өчен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективына зур рәхмәтен җиткерә.

Муса Җәлил истәлегенә «ВТ» гамәлгә куйган көрәш турнирыннан ФОТОРЕПОРТАЖ


Фикер өстәү