«Барысы да Җиңү өчен!» телемарафонында Татарстан мөфтие һәм митрополиты катнашачак

23 февральдә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында узачак «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонында дин эшлеклеләре Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашачак.

Марафонның башлап йөрүчесе — ОНФның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак.

Марафон 23 февраль, көндезге 10да башлана. Яу кырындагы хәрбиләргә ярдәм итик!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү