Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында Татарстанда 350гә якын чара оештырылачак

Милли бәйрәмнәрнең мәгънәсен күрсәтү, дастаннарны өйрәнү, халыклар бердәмлеген ныгыту. Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының ничек узачагы турында сөйләделәр. Бу уңайдан республикада 350гә якын чара оештырырга җыеналар.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сүзен Халыкара туган тел көне белән котлаудан башлады.

–  Тел – мәдәниятебез, мирасыбыз белән таныштыруда төп корал. Без моны яхшы аңлыйбыз. 2023 елның республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүе cөендерә. Быел да, башка елларда да безнең төп бурыч – һәр халыкның гореф-гадәтен, милли үзенчәлеген саклау, үстерү һәм  популярлаштыруга ярдәм итү. Без моңа уртак тырышлык белән генә ирешә алабыз, – диде ул.

Ирада Әюпова сүзләренчә, мәдәни сәясәтнең төп бурычларыннан берсе – республикада яшәүче халыкның мәдәни һәм тел мирасын саклап калу, балаларда һәм яшүсмерләрдә милли үзаңны үстерү, аларда милләтара мөнәсәбәтләр культурасын тәрбияләү.

Республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын уздыру буенча төп чараларны мәгариф, фән, мәдәният, инфраструктураны үстерү, матди-техник җиһазлау юнәлешләре буенча тормышка ашырачаклар.

Республикада яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту максатыннан исә,  1 марттан 30 декабрьгә кадәр узачак «Татарстанның чигелгән картасы» республика акциясе оештырылачак. Ирада Әюпова сүзләренә караганда, әлеге акция декоратив-гамәли сәнгать аша халыкларның уникаль традицияләрен күрсәтәчәк. Татарстан районнарында Мәдәният көннәре уздыру традициясен дә яңартырга җыеналар. 

– Бүген без җирле гореф-гадәтләр саклауга зур игътибар бирәбез. Чөнки конкрет территорияләрнең традицияләрен саклап, без мәдәниятебезне саклыйбыз. Ә мәдәният күбрәк авылларда саклана. Шуңа күрә быел авылларда бик күп чаралар оештырырга ниятлибез. Һәрберебез күпмилләтле республикабыз халыкларының мәдәни-милли үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре белән танышыр дип уйлыйм, – диде мәдәният министры.

Милли гореф-гадәтләр турында сөйләшкәндә, милли бәйрәмнәр турында да сүз кузгатмыйча булмый. Мәдәният министры быел традицион бәйрәмнәрне уздыру буенча эш алып барылачагын әйтте.

– Ел саен республикабызда яшәүче халыкларның традицион бәйрәмнәре уза. Быел без аларны яңартачакбыз. Бу барлык бәйрәмнәргә дә кагыла. Сабантуй да, Уяв та, Питрау да, Семык та, җыеп әйткәндә, һәр бәйрәм, һәр йоланың үз нигезе, үз традицияләре бар. Вакыт узу белән аларның үзгәрүе – табигый күренеш. Тик ул үзгәрешләр чараның мәгънәсен юкка чыгарырга тиеш түгел. Киресенчә, без быел милли бәйрәмнәребезнең мәгънәсен күбрәк күрсәтергә тырышачакбыз, – диде министр.

Татарстан халыклары ассамблеясы советы рәисе урынбасары Константин Яковлев фикеренчә, милли традицияләр һәм бәйрәмнәр иң элек телне, мәдәниятне саклаудан башлана:

– Татарстан – барыбыз өчен уртак йорт. Республикабыз күпмилләтле һәм без, үзара аңлашып, мәдәни традицияләрне саклап кала алабыз. Бу җәһәттән халык та активлашты. Нәсел тамырлары белән кызыксынучылар бермә-бер артты. Бүген бу бигрәк тә мөһим.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ел дәвамында уздырылачак чараларны милли дастаннарга бәйләп оештыру турында әйтте.

– Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Без уздыра торган чаралар һәм без алып барган эш юнәлешләре республикадан читтә булган татар оешмаларына да кагыла. Аларның барысының да карашлары Татарстанга, Казанга төбәлгән, – диде Данис Шакиров. – Узган елны Татарстан Рәисе Дәүләт Советына Юлламасында халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмнең ярты гасыр элек язылган шигырь юллары белән башлап җибәргән иде. Туган тел һәм туган җир – игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елының кызыл җеп булып баручы ике төшенчәсе. Шуның кысасында без Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасында 2023 елны Милли дастаннар елы дип игълан иттек. Еш кына дастаннарны филология күзлегеннән һәм эпик әсәр төре буларак кына беләбез. Ләкин аны тарихи чынбарлыкны чагылдырган милли горурлык чыганагы буларак кабул итәргә кирәк. Дастаннарны өйрәнү балаларда һәм киң җәмәгатьчелектә милли үзаң тәрбияләүнең төп ысулы булып тора.

Милли бәйрәмнәрсез дә булмый, билгеле. Данис Шакиров быел илнең 59 төбәгендә, 37 чит илдә 388 Сабан туе уздыру планлаштырылуы турында әйтте. Аның сүзләренчә, дөньяда нинди генә вазгыять булса да, татар оешмалары милли бәйрәмне оештырачак.

Ләйсән Сафина

 

 

 

 

 


Фикер өстәү