Эдуард Шәрәфиев: “Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча сыйфатлы һәм системалы эш алып барыла”

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы сессиясенең чираттагы утырышы барышында кыска вакытлы контракт буенча махсус хәрби операциядә катнашкан депутат Эдуард Шәрәфиев хезмәттәшләренә, Татарстан халкына һәм шәхсән, Рәис Рөстәм Миңнехановка алгы сызыкта булучыларга даими ярдәм итеп торганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Дөресен әйтим, безнең сугышчыларга җиңел түгел. Безгә каршы заманча технологияләр һәм корал белән бөтен Көнбатыш сугыша. Әмма безнең сугышчыларның җиңүгә омтылышы, рухи ихтыяры көчле. Хәзер алгы сызыкта булган һәр кеше, волонтерлар һәм меценатлар – без барыбыз да уртак җиңүне якынайту өчен тырышабыз. Дөреслек безнең якта!”, – диде ул.


Фикер өстәү