Татарстанда үсмерләр газ иснәп агулана башлаган

Татарстанда янә сниффинг – газ белән агулану очраклары күбәйгән. Балалар, газ парын иснәп, исерә. Шул ук вакытта үзләренә зыян китерүне һәм хәтта һәлак булу ихтималын аңламый. Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турында законнарны үтәүгә күзәтчелек бүлеге прокуроры Әхәтҗан Ишматов “Челнинские известия” хәбәрчесенә балаларны фаҗигадән ничек саклап калу турында сөйләгән.

Аның әйтүенчә, Россиядә сниффинг – яңа күренеш түгел. Әмма газ токсикоманиясе, тәгаенләп әйтсәк, баллон яки кабызгыч газы парларын иснәү нәкъ менә 2-3 ел элегрәк балалар һәм үсмерләр арасында тарала башлаган.

Узган елда шул сәбәпле 3 үсмер һәлак булган. Быел тагын бер бала газ иснәп җан тәслим кылган. Күптән түгел генә Казанның сәүдә үзәге кафесы янында 14 яшьлек кызның үлүе мәгълүм булды. Социаль челтәрләрдә аның газ иснәү сәбәпле һәлак булу ихтималы турында фикерләр таралды. Әмма бу җәһәттән белгечләрнең бәяләмәсе юк әле.

Газ токсикоманиясе кешене кинәт кенә үтерергә мөмкин.
Газ парларын иснәгәндә, организмга кислород җитми башлый. Бу исә үлем куркынычы белән яный, дигән прокурор.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү