Алмаз хәзрәт Мөхлисов: «Ирен кимсеткән хатын улын гаилә коруга яраксыз итеп үстерә»

Аллаһы Тәгалә Җир йөзендә хәлифә буларак Адәм галәйһиссәламне, ягъни ир-ат кешене урнаштырган. Шул рәвешле аңа, зур дәрәҗә белән беррәттән, олы җаваплылык та биргән. Көчле зат саналган ир-атларыбыз бу дәрәҗәне бүген дә саклап кала алдымы? Гаиләләрдә ир хакы хакланамы? Малай тәрбияләгән ата-ана нинди кагыйдәләрне истә тотарга тиеш? «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Алмаз хәзрәт, елның-елында шушы чорда ир хакы, ир кадере турында сөйләшәбез. Әмма быел бу сүзләр икеләтә тирән мәгънәгә ия, шулай бит?

– Әйе, соңгы арада ил-көндә барган вакыйгалар ир-ат абруен да ир-ат кадерен дә арттырды. Адәм баласы булган әйбернең кадерен белми, аны югалткач кына аңлый бит. Гаиләбез бөтен, якыннарыбыз янәшәдә булганда, бер-беребезнең кадерен аңлап бетермибез. Ирләрен, әтиләрен махсус хәрби операциягә озатучылар бу сүзләр белән бигрәк тә килешер. Әмма Аллаһы Тәгалә безне шул рәвешле сынап карый. Адәм баласы, барыннан да бигрәк, биргән нигъмәтләрнең кадерен белмәгән, шөкер кылмаган өчен сынала. Шушы сынаулардан соң Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтен бирә. Бәлкем, кеше әлеге вакыйгалардан соң тәрбияләнеп, гаиләләр ныгыр, ирләрнең кадере артыр.

– Шулай да соңгы арада: «Хәзер чын ир-атларны бармак белән генә санарлык. Көчле зат булырга тиеш ир-атлар, киресенчә, көчсезләнә бара. Араларында тормышны хатын-кыз алып барырга тиеш дип санаучылары да шактый», – дигәнрәк фикерләр ишетергә туры килә. Бу фикер белән килешәсезме? Көчле зат саналган ир-атлар ник көчсезләнә бара?

– Соңгы арада ир-атлар, дөрестән дә, гаилә дилбегәсен күбрәк хатын-кызларга бирә башлады. Бүген ир-атларның күбесе баласының ничәнче сыйныфта укыганын да белми. Бу хакта сорасаң, югалып кала. Табынга пешереп куелган ит белән бәрәңгенең кайдан килгәнен белмәгән ирләр дә шактый. Югыйсә Коръәндә дә: «Ир-атлар алар – гаиләнең җитәкчеләре», – диелгән. Гаиләне саклау, тәэмин итү, якыннарының дини кануннарны үтәве, хатыны һәм балаларының намаз укуы, ураза тотуларына кадәр барысы өчен дә ир-ат җаваплы булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә ир-аттан боларның барысын да сораячак. Әни хуҗа булган гаиләдә үскән малай үз гаиләсендә хуҗа була алмый, билгеле. Шуңа күрә ир кеше һәрчак алдан барырга тиеш. Гаиләсе өчен җаваплы икәнен аңласа, ул тырышачак, эшкә дә шатланыбрак йөреячәк, начар гадәтләргә бирешергә дә вакыты калмаячак. Әгәр хатын-кыз бу җаваплылыкны үз өстенә алса, ахыр чиктә үзе дә сыначак – барына да өлгерә алмый башлаячак.

–  Бүген ир-атның гаиләдә тоткан урыны динебез куйган таләпләргә җавап бирәме?

– Ир-атның гаиләдә тоткан урыны турында сөйләгәндә, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үрнәк. Ул да, мин – ир, дип кенә түр башында утырмаган. Кирәк чакта хатынына да ярдәм иткән, ашарга да пешергән, тегү-ямау эшләрен дә башкарган, хатыны белән урамга да чыккан, шаярган да. Кызганыч, бүген гаиләләр нык дип әйтеп булмый. Элегрәк дини гаиләләр нык, алар арасында аерылышулар сирәк була, дип әйтә идек. Кызганыч, бүген күп кенә дини гаиләләр дә таркала. Соңгы арада хатын белән ир-ат бер-берсенә «син тиеш» дигән таләпләрне еш куя. Андый мөнәсәбәтләрдә тынычлык та, бәрәкәт тә югала, билгеле.

– Хатыны яхшы гына хезмәт хакы алса, өйдә бала караучы ирләр дә очрый бүген. Дин тарафыннан мондый күренеш рөхсәт ителәме? Андый вазгыятьтә ир-атның, ата кешенең абруен ничек сакларга?

– Бу – зур сынау. Монда ике як та үзләренең урыннарын, әдәпләрен саклый алырга тиеш. Юкса, шайтан нечкә урыннарны бик яхшы белә. Әгәр хатыны, онытылып китеп, мин генә эшлим, гаиләне мин генә тәэмин итәм дип тәкәбберләнә башласа, ул вакытта бу гаиләдә ныклык бетә. Ир дә үзен кимсетелгән итеп сизеп, үзенең көчлелеген күрсәтә башласа, шулай ук гаиләнең хикмәте юкка чыга. Әгәр шушы сынауны үтә алсалар: ире өйдә утырып та ир булып кала алса, хатыны тәкәббер булмаса, бу очракта андый күренеш дин ягыннан тыелмаган.

– Ислам дине ир бала тәрбияләүгә нинди таләпләр куя? Малай үстерүче ата-ана нинди кагыйдәләрне истә тотарга тиеш?

– Бүген малайларны ничек тә малайларча тәрбияли алсак иде. Күреп торабыз: хәзер малайлар күбрәк әни янында маташа. Мәктәпкә баргач та аны хатын-кыз укытучы каршы ала, югары уку йортында белем бирүчеләрнең күпчелеген дә гүзәл затлар тәшкил итә. Шул рәвешле малай кеше гомер буе диярлек хатын-кыз тәрбиясендә булып чыга. Шуңа күрә малай тәрбияләгәндә, әтиләрнең сүзе дә үтәргә тиеш. Моның өчен гаиләдә әти кешегә ихтирам күрсәтергә кирәк. Бу, иң беренче чиратта, хатын-кыздан тора. Әгәр ул аны хөрмәт итми, балалары янында әтиләрен кимсетә икән, бала әтисен хөрмәт итми торган булып үсә һәм ир бала еш кына киләчәктә үзе дә гаиләдә игътибардан ерак була. Шуңа күрә бүген әтинең гаиләдә булган урынын ныгытырга, дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Ир баланы иркәләргә ярамый, дигән фикер дөрес түгел. Малай кешене дә иркәләргә кирәк, әмма чамасын белеп кенә. Тиешле вакытта аны башкарган эшләре өчен мактау да мөһим. Ир баланы яшьтән үк эшкә өйрәтергә, хезмәт тәрбиясе бирергә, кечкенәдән үк үз фикерен булдырырга һәм аны дөрес итеп белдерергә өйрәтү дә зарур. Ир бала дөрес тәрбияне сүздә генә ишетеп калмыйча, күреп тә үссен. Шуңа күрә бу очракта ата-ана үзе дә лаеклы булырга, дөрес үрнәк күрсәтергә тиеш.

– Улларын ялгызы гына үстерүче аналарга ни әйтерсез?

– Малай кеше өчен авторитет ир-ат булырга тиеш. Малай кеше гел хатын-кызлар арасында йөрсә, ул үзенең кыюлыгыннан да мәхрүм калырга мөмкин. Шуңа күрә, әтисе булмаса, мондый абруйлы кеше вазыйфасын дәү әтисе, абыйсы, мәктәптәге укытучы яки тренеры үти ала. Моның өчен аны төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөртергә кирәк. Бүген мәчетләрдә дә ир остазлар бар. Алар дин нигезләренә дә өйрәтә, тәрбияви яктан да белем бирә.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү