Чаллыда махсус операция зонасындагы хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр Советы утырышында хәбәр итте. Утырышта автокаланың 2022 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре каралды.
Сессиядә хисап доклады белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов нәкъ бер ел элек Путинның махсус хәрби операция башлау турында карар кабул итүен һәм бүген күп кенә татарстанлыларның, шул исәптән Чаллы кешеләренең дә хәрби хәрәкәтләр зонасында Ватаныбыз мәнфәгатьләрен лаеклы рәвештә яклавын әйтте. «Без аларга куелган бурычларны уңышлы үтәүләрен һәм исән-имин өйләренә кайтуларын телибез», — диде Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген төп бурычларның берсе – хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча, һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә һәм хәрби хәрәкәт ветераннарына ярдәм итү буенча махсус дәүләт Фонды төзеләчәген дә искәртте Татарстан Рәисе. Әлеге Фондка социаль, медицина һәм башка кирәкле ярдәм күрсәтүне координацияләү бурычы йөкләнә. Шул ук вакытта Фонд булдыру башка структураларны һәм хакимиятне җаваплылыктан азат итмәячәген әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Чаллының махсус хәрби операция зонасындагыларга, шулай ук илнең яңа төбәкләренә зур ярдәм күрсәтүләре хакында да әйтеп үтте. Чаллы халкы көче белән 500 тоннадан артык гуманитар йөк җыелып озатылган.
«Сезнең һәрберегезгә, шулай ук битараф булмаган Чаллы халкына, җәмәгать активистларына һәм бизнес вәкилләренә бу мөһим эштә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәсем килә», — диде Татарстан Рәисе.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat