РФ Президенты Владимир Путин сишәмбе, 21 февральдә Федераль Җыенга юллама барышында белдергәнчә, РФ югары уку йортларында безнең өчен гадәти булган уку срогына кире кайтырга кирәк, мондый күчеш салмак һәм уйланылган булырга тиеш, диде ил башлыгы.
Президент сүзләре фонында, Дәүләт Думасында, Россия вузларында традицион уку срогын кире кайтарганда шулай ук БДИдан да баш тартырга кирәк, дигән фикергә килгәннәр. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat