Төркиянең үзәгендә Конья провинциясе авылларының берсендә кырда зур чокыр килеп чыккан. Аның тирәнлеге 15 метрга кадәр, ә диаметры — берничә дистә метр.
DHA агентлыгы хәбәр иткәнчә, мондый табигый күренеш Карапынар авылында барлыкка килгән. Ни сәбәпле барлыкка килгән — әлегә билгеле түгел, әмма җирле халык мондый чокырлар элек булмаган дип раслый. Коньяның Техник университетында бу илдә булган җир тетрәүләр белән берничек тә бәйле түгел, дип ышандырганнар. Мондый фикерне эзләнүләр үзәге директоры Фетулла Арык белдерде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat