Фәрит Мөхәммәтшин казанлыларны Май чабу бәйрәме белән котлады + ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген Казанда «Черек күл» паркында Май чабу (Масленница) бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары узды. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмне оештыручылар белән бергә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре һәм халык иҗаты әсәрләре ярминкәләрен карады, үзешчән артистлар һәм чарада катнашучылар белән аралашты. Бәйрәм мәйданчыгында рус халык уеннары һәм күңел ачулары белән фольклор һәм конкурс-уен мәйданчыклары, балалар һәм өлкәннәр өчен аттракционнар оештырылган иде.

Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны ТР Рәисе һәм депутатлар корпусы исеменнән котлап, Фәрит Мөхәммәтшин Май чабу барлык милләт халкының яраткан бәйрәме булуын билгеләп үтте.

«Татарстан халкы традицион рәвештә үзенең барлык милли бәйрәмнәрен бергә билгеләп үтә, — диде ул. — Бу бөтен дөньяда танылган татар Сабантуе, рус Масленницасы һәм Каравоны, удмуртларның Гырон Быдтон һәм башкалар. Борынгы заманнардан сакланган Май чабу бәйрәмебез барыбыз өчен дә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Бу барлык халык бәйрәмнәре безне халыкларның тарихы һәм традицияләре белән бәйли, кешеләрнең якынаюына һәм алар арасында үзара аңлашуны һәм татулыкны раслауга ярдәм итә».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда республикада яшәүче барлык халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган.

«170тән артык халык вәкилләре безнең тату гаиләдә яши, — диде Фәрит Мөхәммәтшин. — Алар һәрвакыт бергә: эштә дә, тормышта да, бәйрәмнәрдә дә, шатлыкта да, бәладә дә. Шуңа күрә безгә кыенлыкларны да җиңеп чыгу җиңелрәк. Без дуслыкның кадерен белергә тиеш, тик шулай гына без көчле».

Майчабуның халык календаренда кыштан язга күчүне символлаштыра һәм Бөек пост башланыр алдыннан бәйрәм ителә. 

 

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү