Хәзерге минутларда Татарстан юлларында 400дән артыграк техника кар чистарта

Хәзерге минутларда Татарстанның төбәк юлларында 400дән артыграк берәмлек кар чистарту техникасы эшли, дип хәбәр ителә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы минристрлыгы сайтында. Төнге сәгатьләрдә 252 берәмлек техника юлларны кардан чистарткан. Бер тәүлек эчендә:

— 5227 тонна ком-тоз катнашмасы;
— 184 тонна тоз;
— 2 тонна тоз эремәсе тотылган.
Синоптиклар әйтүенчә, бүген Татарстанда болытлы һава, юеш кар–яңгыр көтелә. Кайбер районнарда – буран. Көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән 15-20 метр тизлектә җил. Көндез һава температурасы +4 градус чамасы. Юлларда – бозлавык.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү