Казанда шәһәр яны бистәләрен үстерүнең 7 еллык программасын әзерләгәннәр

Казан хакимияте шәһәр яны бистәләрен үстерүнең 7 еллык программасын әзерләгән. Хәзер аны Татарстан Хөкүмәте карый. Башкала мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасы хисап сессиясендә шулай дип белдергән.
Казан чикләрендә барлыгы 97 торак массив бар. Аларда барлыгы 215 мең кеше яши.

“Халык саны буенча өч Алабуга һәм ике Яшел Үзән хәтле бу”, – дип билгеләп үткән Метшин. Татарстан башкаласында төзелеп килүче торакның өчтән бер өлеше диярлек шәхси секторга туры килә.
“Бистәләрдә яшәүчеләр безне тәнкыйтьли, яшәү шартларының: юлларның, су-җылылык, канализация белән тәэмин итүнең башкаладагыча булуын, транспортның әйбәт йөрүен таләп итә. Чыннан да, бистәләрнең инфраструктурасы шәһәр стандартларыннан сизелерлек калыша”, – дигән мэр.

Шулай итеп, “Сетевая компания”, “Газпром”, “Водоканал”ның инвестиция программалары нигезендә шәһәр яны бистәләрендә яшәүчеләрнең тормышын җиңеләйтү күздә тотыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү