Канализация коесына төшеп үлгән бала эше буенча Наил Мәһдиев үз фикерен әйткән

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Тәтеш районында килеп чыккан фаҗиганың сәбәбен җавапсызлык һәм мәгънәсезлек дип белдерде.

– Баланы кире кайтарып булмый, бу – фаҗига, – дигән ул аппарат киңәшмәсендә. – Әлеге эшләрне башкарырга тиешле кешеләрнең үз эшләренә карата җавапсызлыгы, мәгънәсезлеге бу. Матбугат чараларында язганча, мөрәҗәгать булган бит. Халык мөрәҗәгать иткәч тә эш вакытында эшләнмәгән! Мондый эшләр мөрәҗәгать алыну белән үк тикшерелергә, тәртипкә китерелергә тиеш. Бигрәк тә сүз кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере турында барганда.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү