Тәрбиягә тапшырылган балаларны төрмә шартларында тоткан ир кулга алынган

Малайлар өчен булдырылган төрмә бүлмәсенең Уфадагы “Мәдинә” мәчетенә бернинди дә мөнәсәбәте юк. Ул бары тик дини оешма белән бер бинада гына урнашкан. Уфаның “Фронтовые Бригады” урамындагы 10 нчы йорт, 25 нче корпус подвалларында булган хәлгә Башкорстанның Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур Биргалин аңлатма биргән. Бу хакта Башинформ яза.

“Мәчет бинаның 3-4нче катларында урнашкан. Биредә күп кенә эшмәкәрләр бүлмәләрне арендалый. Хәтта кафе да бар. Ә бу “остаз” бинаның түбәнге катларындагы мәйданны алып торган, – дип билгеләп үткән Биргалин. – Анда аның кемнәрне “тәрбияләвен” безнең имам белмәгән һәм, гомумән, алар белән бернинди дә элемтәдә тормаган”.

Биргалин әйтүенчә, малайларның “остазы” – Таҗикстаннан, малайлар үзләре дә шул илдән. Балаларны әти-әниләре шуңа тәрбиягә биргән.

– Анда Диния нәзарәте мөһере сугылган Коръән тапканнар икән, дип сөйлиләр. Бу мөһер күп Коръәннәргә сугыла һәм алар хәйрия сыйфатында бушлай таратыла, – дип аңлатып үткән республиканың Диния нәзарәте рәисе.

“Остаз” тоткарланган, хәзер ул сак астында тотыла. Аңа карата балаларны газаплаган өчен җинаять эше кузгатылган.

Мәгълүм булганча, 12 малай төрмә шартларында: караватсыз бүлмәдә, бик астында яшәгән, идәндәге матрасларда йоклаган. “Приют” турында шуннан качкан бер малай сөйләгән.

Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә караганда, тоткарланган чит ил гражданинына – 28 яшь. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр мәчет астындагы бүлмәләрдә нинди хәлләр булуын тикшерү белән мәшгуль.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү