Рөстәм Нәбиев: «Хатының булмаса, берәр эчкече булыр идең, диләр»

Барысы да – үз кулыңда! Уфада яшәүче Рөстәм Нәбиев сүзләре бу. Аның бар терәге – куллар. 2015 елның июлендә казарма ишелеп, аякларын югалткан Рөстәм куллары ярдәме белән тауга да менә, машина да йөртә, тормышны да алып бара. Аңа сокланмый мөмкин түгел. Тормышта үз юлын ярып баручы, күпме кешегә яшәү көче биргән Рөстәм белән бер сөйләшү дә уйларны үзгәртә, тормышка башкача карарга өйрәтә.

Күпләр белә: Рөстәм таулар ярата. Кулларына таянып, алты мәртәбә тауга менгән кеше ул.

– Мин тауларга кызык эзләп түгел, үз-үземне җиңәр өчен менәм. Төрле уйлар белән күтәреләм. Ни өчен менәмме? Үземә кирәк. Таулар яшәргә өйрәтә. Анда – тормыш мәктәбе. Тормышта да авырлыклар була. Таудан кайткач, инде аларны җиңү берни түгел, – ди Рөстәм.

Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин аны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Россия данын еракларга җибәргәне өчен бирәләр аны. Рөстәм үзе дә тауларга менгәндә очраган һәр кешегә Россия турында сөйлим ди. Алар шаккатып, Россиядә нинди көчле кешеләр яши икән, дип әйтәләр икән. «Сокланучылар күп», – ди Рөстәм. Әмма ничек кенә булмасын, ул үзен һәр эштә куәтләп торган гаиләсенә рәхмәтле.

–  Гаилә  тормышымда иң беренче урында тора. Казарма ишелеп, үлем белән күзгә күз очрашырга туры килде. Шунда гаилә корырга, балалар үстерергә өлгерә алмавыма үкендем. Мин инде беттем дип торам. Ә инде исән калгач, ничек яшәргә кирәген белә идем инде, – ди Рөстәм. – Күпләр интернетта теләсә нәрсә язып җибәрә. Янәсе, хатының булмаса, берәр эчкече булыр идең, диләр. Нигә алай булсын?! Мин – үз тормышымны үзем корган кеше. Яшисең килсә,  барысына да өйрәнәсең. Индирам миңа яшәр өчен көч бирде. Ә үз-үземне кулга алу миннән тора иде. Аякларымны кистеләр дип,  дөньясына үпкәләп тә ята ала идем. Хөкүмәтне сүгеп, мине инвалид калдырдылар, дип тә сукранып өйдә бикләнергә була. Әмма мин үземә кирәкле юлны сайладым. Диванда сукранып ятып, тауга менеп булмый. Кайберәүләр киңәш  сорап яза. Безнең бер туганыбызны яшәргә өйрәт әле, диләр. Ничек итеп өйрәтим? Һәр кешенең язмышы – үз кулында! Кемгәдер карап үрнәк алырга була. Әмма кешене үзгәртеп булмый.

Рөстәмнең тормышын күзәтүчеләр белә: ул язмышның якасына ябышып, яшәүнең кадерен белеп, якыннарына рәхмәтле булып яши.  Соңгы сыйфат бөтен кешедә дә бар дип әйтеп булмый. Рөстәм ярдәм кулы сузганнарга  хәерхаһлы. Рида апасын гына алыйк. Ул аны зуринәй дип йөртә. Кайчандыр ятим калган сабыйларны үз канаты астына алган Рида апа бүген шул балалардан игелек күрә. Рөстәм ихластан аның күңелен күрергә тырыша. Матурлык салонына да алып бара, ял итәргә дә җибәрә. Кыскасы, кайчандыр  үз җылысын биргән апасын кадерли.

– Зуринәйгә бик рәхмәт. Ул безне кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәтте. Керләребезне дә үзебез юа идек. Үзегезгә кирәк булачак, дип әйтә иде. Ул чакта, бәлки, бу безгә ошамагандыр да, әмма еллар узгач, без аның дөрес тәрбия бирүен аңладык. Без үскәндә йортта газ да юк иде. Зуринәй ипине үзе салды. Эштән курыкмады. Безне кеше итәр өчен бик тырышты ул. Исән генә булсын, – ди Рөстәм.

Рөстәмнең әтисенең бакыйлыкка күчүенә дә бер ел була. Аның әтисенең хатыны Алинәгә булган мөнәсәбәтенә сокланырлык.

– Мин Алинәгә  бик рәхмәтле. Аңа хөрмәтем зур. Беренчедән, әтиемне сайлап, аны бар кимчелеге белән кабул итеп, тормыш коруына рәхмәт. Икенчедән, тормышта иң авыр вакытымда янымда ул булды. Алинә мин фаҗигагә юлыккач, үзенең кечкенә баласын – сеңлем Илизаны калдырып, Мәскәүгә  килде. Мине 11 ай буе тәрбияләде. Менә нинди була ул  зур йөрәкле кеше! Аның яхшылыкларын ничек онытасың ди инде?!  42 яшендә тол калды, кайгыны бергә күтәрдек. Кызларымны яратып, аларга нәнәй җылысын бирүе өчен дә рәхмәт аңа, – ди Рөстәм. – Үзем исән чакта нигеземне ташламаячакмын. Үскән йортым бит ул минем. Әтигә дә рәхмәт. Без бай яшәмәдек. Гап-гади авыл йорты иде. Мин имгәнгәч, әти йортны бөтенләй үзгәртте. Өйгә бәдрәф, ванна ясады. Коляскада йөрер өчен пандусларга кадәр ясап куйган иде. Хәзер минем бурыч – сеңлемне укыту, кеше итү. Сеңлем өчен барысын да эшләячәкмен.

Авырлыклар килсә, нишләргә соң? Кайдан яшәү көче алырга? Рөстәмнән шул хакта сораштык.

–  Әгәр яшим, булдырам, эшлим дип сүз бирмәсәң, сине берәү дә упкыннан алып чыкмый. Иң элек уйларыңны дөресләү мөһим. Нәрсә кирәк сиңа? Шуны аңласаң, яшисең, – ди Рөстәм.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


8 фикер

  1. Бер чәчкәдә мең чәчкәнең матурлыгы, Сездә меңнәрчә кешенең матурлыгы, Батырлыгы! Рәхмәт, акыллым! Ихлас күңелдән тәбрик итәм! Иң изге теләкләрдә калам Сезгә һәм якыннарыгызга!🤲

  2. Ты намного сильней Рустам этих диванных критиков,не обращай внимания,хороших людей больше.Я сама служила в ГКВГ Бурденко во время афганской войны,знаю людскую боль не понаслышке.Главное-ты любиш и любим!

  3. Тормыштан ямь тапмый, биш саны тнгәл булып та зарланучыларга гыйбрәт инде бу балакай! Яшәү тәмен аңлап, нинди көчле ихтыярлы булнан бу егеткә һәйкәл куярга кирәк!

  4. Молодец. Ростэм шундый кочле рухлы булуына.Тигез гомер,бэхет,бэрэкэт бирсен Аллаhым Сезгэ.

Җавап Отменить ответ