Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше,әхлакый сыйфатлары, тирә-юньгә мө-нәсәбәте , барыннан да элек гаиләдә формалаша. Гаиләдәге гомуми тәртип,үзара мөнәсәбәтләр үсеп килүче яшь буынның үз-үзен тотышына зур йогынты ясый.
Чөнки бала һәрвакыт үз тирәсендәге кешеләргә ошарга тырыша.Әгәр гаиләдәге кешеләр үзара тыныч һәм ягымлы сөйләшсәләр, бер-берсе турында кайгыртучан һәм үзара ихтирамлы булсалар, эш һәм тәртип яратсалар, бала да бу сыйфатлар-ны үзенә җиңел үзләштерә.
Тәрбия эшендә иң мөһиме-балага карата һәр эштә төгәл була белү.Белем алу –авыр хезмәт. Ул зур тырышлык,түземлелек таләп итә.Шуңа күрә балада ихтыяр көче тәрбияләү бик мөһим.Сабый бала төрле эш-хәрәкәтләрне теләп башкара, ә инде зурая төшкәч, әгәр һәр эшне аның өчен өлкәннәр эшли торган булса, балада мөстәкыйльлек һәм тырышлык тәрбияләү кыенлаша.Шуңа күрә баланың кулыннан килә торган бөтен эшне үзеннән эшләтергә кирәк.Шул чакта гына ул һәрчак берәр шөгыль белән мәшгуль булачак.
Мәктәпкә йөри башлагач, беренче айларда укучы дәресләрнең гомуми барышы белән кызыксына. Тора –бара ул үзенә ошаган фәннәрне тырышыбрак өйрәнә башлый.Әгәр вакытында булышучы, күзәтүче булмаса, бала эшен ташлап, уйнарга чыгып китә.Мәктәптә ешрак булырга тырышыгыз.Очрашкан вакытта ата-аналар да, укытучылар да бер-берсенә карата игътибарлы булырга тиеш.Алдан килешенмәгән сөйләшүдән укытучыга да, ата-анага да файда юк.
Тәрбия эшендә вак нәрсә юк. “Баланы үзара сөйләшкәндә яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялибез, дип уйламагыз,-дигән А.Макаренко ата-аналарга мөрәҗәгать итеп. Сез аны тормышыгызның һәр мизгелендә, хәтта үзегез өйдә юк чакта да тәрбиялисез.Ничек киенәсез, башка кешеләр белән ничек сөйләшәсез һәм аларга нинди бәя бирәсез, ничек шатланасыз яки борчыласыз, дусларыгыз белән ничек мөгамәлә итәсез, ничек көләсез, газетаны ничек укыйсыз-болар барысы да бала өчен зур әһәмияткә ия”.
Гаилә –ул бер түбә астында яшәү,тору гына түгел, ә туганлык хисләре белән сугарылган, милләтебезнең гореф-гадәтләренә, әхлак нормаларына нигезләнеп корылган, үз кануннары , традицияләре булган бердәм, дус, тату дәүләт.Һәм ул
дәүләтнең киләчәге балалар кулында.Тәрбияле бала-ул ата-ананың бәхетле киләчәге.
Мәктәп белән гаиләнең бәйләнеше ныгый барган саен, балаларыбыз тәрбиялерәк, уңышларыбыз да зуррак булыр.
Лүзия Солтанова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat