Глобаль базар урынына глобаль кытлык: көндәшләрне хәлсезләндереп аяктан екканда, таякның икенче башы үзеңә дә ора

2020 елдан башлап без глобаль базарларның җимерелүен күзәтәбез. Пандемия безгә ачык күрсәтте: базарлар бикләнәме – бәяләр күтәрелә. Газ бәясе бит Россия – Украина конфликтына кадәр үк күкләргә ашкан иде. Махсус хәрби операция дөньякүләм инфляцияне көчәйтте, капитализм тарихында беренче тапкыр дип әйтерлек дефицит пәйда булды.

Ирекле базар шартларында дефицит булырга тиеш түгел, бары тик аз җитештерелгән товарларга бәяләр генә күтәрелә. Элек без шулай дип уйлый идек. Бәя күтәрелүгә, кыйммәтле товарны җитештерүгә инвестицияләр ясала да, тотрыклылык пәйда була. Әмма чынбарлык бу схеманың инде эшләмәвен күрсәтә. Глобаль капитализм да үзенең үсешендә шундый ноктага җитә: базарлар тар була башлый. Аларны яңадан бүлешүгә ихтыяҗ туа. Көндәшләргә зыян салабыз дип, ярышучы державалар башта валюта һәм сәүдә сугышлары оештыралар, аннан, күреп торабыз, эш кайнар сугышка да барып җитә. Сугыш алды әзерлеге күренә башлый: дәүләтләр бер-берсенә санкцияләр кертәләр. Көндәшләрне хәлсезләндереп аяктан егу максатыннан эшләнә ул.

Каршы якка сукканда, таякның икенче башы үзеңә дә ора. Англиядә, әйтик, яшелчә дефициты күзәтелә. Ягулык бәяләре кыйммәтләнгәч, теплицалар ябылган. Хәзер кибетләрдә яшелчәне бер кулга чикләп кенә сату кагыйдәсе кертеп маташалар. Әй, совет кешеләре, хәтерегезгә төштеме, бер кулга бердән артык ипи бирмәскә, дигән язылмаган кагыйдә? Юк, автор бармактан суырып язмый югарыдагы мәгълүматны, Англиянең төп газеталарыннан берсе булган Guardian тарата бу хәбәрне. Бөекбританиядәге итальян рестораннары помидордан баш тартырга мәҗбүр булган, дип шул газета хәбәр итә.

Соңгы көннәрдә санкцияләр спирале үзенең яңа, югарырак бөтерелешен ясарга җыена. Бердән, янкилар Россия – Көнбатыш каршылыгында үз позициясен ачыклап бетермәгән илләргә санкцияләр белән яный. Күсәк Һиндстанга, Кытайга, алардан да бигрәк Якын Көнчыгыш һәм Африка илләренә төшәргә мөмкин. Кытай АКШ санкцияләренә җавап бирәчәген игълан итте инде. Җирдә сирәк очрый торган металларның төп җитештерүчесе – чиннар. Күз алдыгызга китерегез: Кытай санкцияләр кертсә, автомобиль сәнәгате, электроника һәм, гомумән, технологик товарлар җитештерү белән ниләр булачак. Күк асты иле хәзер үк автомобиль экспортлау буенча лидерлыкка чыгып бара. Германия экспортының яртысын югалткан, чиннар сатуны арттыра.

Технологик товарлар җитештерүче илләр җилнең каян исүен аңлый башладылар. Үз чималын булдыруны кайгырталар. Көньяк Корея, мәсәлән, 2030 елга Кытайдан литий, никель, кобальт һәм башка металларга бәйлелекне 80 проценттан 30га калдырырга җыена. АКШ әлеге металларны үзендә һәм үз йогынтысында булган илләрдә җитештерү планын тормышка ашыра. «Импортны алыштыру» бездә генә түгел, башка илләрдә дә старт бирә. Базарларның җимерелүен, кыйммәтчелекне һәм дефицитны вәгъдә итә бу гамәлләр.

                            Рәшит Фәтхрахманов  


Фикер өстәү