Декабрьдә Башкортостанның Нуриман районы, Казнаташ фермасыннан 14 баш ат югалган. Аларны урлаучыларны тоткарлаганнар, дип яза «Кызыл таң».
Югалган атларны күрше Иглин районында тапканнар. Аларның барысын да башларына атып үтергәннәр: алтысын иткә бүлгәләгәннәр, калган сигезен өлгермәгәннәр. Оешмага салынган зыян 3 миллион сум тәшкил итә.
Каракларны Башкоротстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаять эзләве идарәсе хезмәткәрләре тоткарлый. Аларның икесе – Чиләбе өлкәсеннән, өчесе Иглин районында туып-үскән. Тоткарланучылар сүзләренчә, алар атларны урлап, барысын да чалып, ит түшкәләрен сатмакчы булганнар, әмма өлгермәгәннәр. Шикләнүчеләргә карата “караклык” мәддәсе буенча җинаять эше ачканнар.
“Республиканың Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җинаять эшен тикшерүне дәвам итә, тоткарланучыларның башка җинаятьләргә катнашлыгы юкмы икәнлеге ачыклана”, – диләр ведомствода.