Пригожин Бахмут шәһәренең асылда чолганышта калуы турында белдергән

“Вагнер” шәхси хәрби компаниясе (ЧВК) подразделениеләре Донбасстагы Артемовск шәһәрен (украиннар Бахмут дип йөртә) тулысынча диярлек чолганышка алган. ЧВКга нигез салучы Евгений Пригожин үзенең телеграм-каналында Украина президенты Владимир Зеленскийга юлланган мөрәҗәгатендә шулай дип белдергән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

“Вагнер” ЧВК подразделениеләре Бахмутны тулысынча диярлек чолганышка алды. Бер юл гына калды. Келәшчә кысылганнан-кысыла”, – дип аңлаткан Пригожин андагы хәлләрне.

“Элегрәк безгә каршы Украинаның профессиональ армиясе сугышса, хәзер без картлар һәм балаларны күбрәк күрәбез. Алар тырыша, ләкин аларның Бахмут янындагы гомере кыска: 1-2 көн генә. Аларга шәһәрдән китү мөмкинлеге бирегез. Шәһәр асылда чолганышта”, – дигән ”Вагнер” төркеменә нигез салучы эшмәкәр. Шул ук вакытта ул үзенең өндәмәсен өстәмә аңлатып тормаган.

Моңа кадәр “Вагнер”ның Артемовск шәһәрендәге Ступки микрорайонын азат итүе турында мәгълүм булган иде. Шуннан соң Украинаның Оборона министрлыгы Бахмутка өстәмә көчләр җибәргән. Соныннан Украина президенты офисында, стратегик адым, дигән булып, Артемовскидан чигенү ихтималы турында белдерелгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү