Кремльдә Брянск өлкәсенә Украина диверсантлары һөҗүм иткәндә, яраланса да, мәктәп укучыларын үлемнән коткарып калган малайның һәм балаларны ут эченнән алып чыгарга тырышкан ир-атның (һәлак булган) геройлыгына соклана. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдергән.
Кремль вәкиле басым ясап әйткәнчә, аларның каһарманлыгы тиешенчә бәяләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез: кичә иртән Украина диверсантлары Брянск өлкәсенә үтеп, мәктәпкә балалар илтүче автомобильне утка тоткан. Диверсантлар машина йөртүчене атып үтергән. Федор исемле 10 яшьлек малай яраланган. Шуңа да карамастан, ул машинада бергә барган ике укучы кызга котылып калырга ярдәм иткән.
Федераль иминлек хезмәте хәбәр иткәнчә, террорчылар Украина территориясенә кысрыклап чыгарылганнан соң артиллерия һөҗүменә дучар ителгән.
Соңгы мәгълүматларга караганда, яраланган балага операция ясаганнар. Шөкер, аның гомеренә куркыныч янамый. Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз Федорны бүләкләргә тәкъдим иткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat