Бәйрәм медальләре. Татарстанның чаңгычы егетләре кызлардан калышмаска тырыша

Бердәмлектә – көч! Архангельск өлкәсендәге Малиновка биcтәсендә «Чемпионнар биеклеге» илкүләм ярышы уза. 23 февральдә башланган ярышта илнең иң көчле чаңгычылары чыгыш ясый. Араларында дөнья чемпионы булып танылган, Олимпия Уеннарын откан спортчылар да бар. Алар белән ярышканда Татарстан спортчылары да югалып калмый. Бигрәк тә командалы ярышларда. Безнекеләр өч медаль яулады.

«Чаңгы юллары катлаулы, ә янәшәдә дөнья дәрәҗәсендәге «йолдыз»лар чаба! Әмма безнең кызлар югалып калмады», – дип мактады Татарстан кызларын республиканың Чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев тәүге ярышлардан соң. Кызларның күңеле күтәрелеп китте, шуңа күрә нәтиҗәсе дә озак көттермәде. 26 февральдә узган спринт ярышында Татарстан спортчылары Анастасия Доценко белән Христина Мацокина финишка өченче булып килделәр. Алеся Рушенцева белән Виктория Трошина исә 13 нче урынны алдылар. Шул ук көнне егетләр дә спринт ярышына чыкты. Тик беренче команда – 10 нчы, икенчесе исә 14 нче урын белән канәгатьләнде. Федерация җитәкчелеге егетләргә тәнкыйтьне кызганмады.

Бу атнада узган эстафета ярышында кызлар нәтиҗәне тагын да яхшыртты. Ольга Сергеева, Лидия Горбунова, Виктория Трошина һәм Лариса Рясина финишка икенче булып килделәр. Ә Алеся Рушенцева, Дарья Непряева, Ольга Жолудева һәм Христина Мацокина бишенче урынны алдылар. «Бу медаль генә түгел. Безнең кызларның җиңүе белән Татарстанга яз килде. Ике командабыз да бердәмлеген күрсәтте. Кызларның күрсәткечләрен күрегез! Бу искиткеч саннар хәрәкәт барлыгын дәлилли. Безнең кызлар ярыштан-ярышка нәтиҗәсен яхшырта. Безнең кызлар иң чибәре, нәтиҗәләре тагын да матуррак. 8 Март алдыннан Татарстандагы барлык хатын-кызларга бәйрәм бүләге ясадыгыз», – дип сөенде федерация җитәкчесе Илшат Фәрдиев.

8 Мартка бүләкне егетләрдән дә көттеләр, әлбәттә. Тәнкыйть сүзләреннән соң бигрәк тә. Аңладылар һәм тизлекне арттырдылар. 3 февральдә узган эстафета ярышында Татарстан командасы медаль яулады. Андрей Ларьков, Сергей Ардашев, Иван Горбунов һәм Антон Тимашов финишка икенче булып килде. Дөньякүләм танылган Иван Якимушкин, Денис Спицовтан гына калышып! Ә безнекеләрдән артта командалардагы исемнәрне күрсәгез! Әйтик, өч мәртәбә Олимпия чемпионы Александр Большунов белән Александр Терентьев чыгыш ясаган Архангельск өлкәсе командасы Татарстан егетләреннән 3 минутка соңарды. «Матур һәм якты җиңү булды. Бөтен Татарстан һәм илнең башка төбәкләрендә яшәүче җанатарларыбызга рәхмәт! Сезнең ярдәмегез бик кирәк», – диде Илшат Фәрдиев. Безнең икенче состав исә финишка иң соңгы булып килде. Егылдылар, әмма туктап калмадылар. Димәк, Марсель Шәйхелисламов, Сергей Волков, Евгений Вахрушев, Денис Филимонов киләсе ярышларда көчлерәк булачак.

 

 

 


Фикер өстәү