Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 мартта башланыр һәм 22 апрельгә кадәр дәвам итәр дип көтелә. Анда, гадәттәгечә, җирле фермерлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре чагыштырмача арзан бәядән үзләренең продукциясен сатарга ниятли.
Узган ел язгы һәм көзге ярминкәләрдә барлыгы 2,1 млрд сумлык продукция сатылган. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шәһәр халкына 18 мең тоннадан артык яшелчә, шул исәптән 11 мең тонна бәрәңге, 4 мең тонна чамасы суган, 2600 тонна ит, шул исәптән 1500 тонна сыер ите, 360 тонна сөт, 3,5 миллион данә тавык йомыркасы, 1265 тонна шикәр комы, 882 тонна он алып килгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat