Мәскәүдә яшәүче хатын-кызны Украина гаскәрләренә финанс ярдәме өчен тоткарлаганнар (ВИДЕО)

Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы Украина гаскәрләренә финанс ярдәм күрсәтүдә шикләнелгән Мәскәүдә яшәүче хатынны тоткарлаган. Дәүләт хыянәте турында эш кузгатылган (УКның 275 маддәсе), Лефортов район суды карары буенча хатын-кыз ике айга кулга алынган.

Федераль куркынычсызлык хезмәте хатын-кызны Россиядән китәргә омтылганда тоткарлаганнар дип раслый. Тикшерү версиясе буенча, кулга алынучы «Россия Федерациясе куркынычсызлыгына каршы оештырылган эшчәнлектә Украина Кораллы көчләренә финанс ярдәме күрсәтү формасында дәүләт хыянәтен башкаруга катнашы бар», дип хәбәр итә ТАСС ФСБ иҗтимагый элемтәләр үзәгенә сылтама белән.
Хатын-кыз турында нинди дә булса башка нечкәлекләр китерелми.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү