Алганны бирәсе бар. Хезмәт кешеләрен нәрсәләр борчый?

Узган ел беренче тапкыр фермер хуҗалыкларында терлекләрнең баш саны кимегән, грант алганнары эшчәнлеген туктата, ә кайберләре, киресенчә, эшләргә кеше таба алмыйча азаплана. Бүген авылның тоткасына әйләнгән, аны ничек тә саклап калырга тырышкан хезмәт кешеләрен тагын нәрсәләр борчый? Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе корылтаенда әнә шул хакта сөйләштеләр. 

Сүзне проблемалардан башласак та, фермерларның уңышлары күбрәк. Ассоциация җитәкчесе Камияр Байтемиров китергән мәгълүматлар буенча, эре авыл хуҗалыгы оешмаларыннан аермалы буларак, фермер хуҗалыкларының чәчүлек мәйданнары арткан. Берничә ел эчендә мөгезле эре терлек саны да 30 процентка күбәйгән. Егерме ел дәвамында сыерлар саны һәм сөт күләме дә арткан. Әйтик, узган ел фермер хуҗалыкларында 700 мең тоннадан артык сөт савып алынган, бу – республикадагы гомуми күрсәткечнең 38 проценты. Грант алган фермерлар ташландык хәлдә булган җиләк-җимеш бакчаларын яңартырга тотынган, беренче тапкыр республикада балык үрчетә һәм кара уылдык җитештерә башлаганнар.

Тик авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, узган ел беренче тапкыр фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны 1,3 мең башка киемгән. Сыерлар – 148, сарыклар 2,8 мең башка азайган.

– Шул кадәрле ярдәм ала торып, фермерларда терлек саны кимү булырга тиеш түгел. Узган ел гына аларга 1,4 млрд сум акча бирелде. Моннан тыш, фермерлар эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән беррәттән, башка төрле ярдәм чараларыннан да файдаланды. Иң зур ярдәм – фермерларга һәм кооперативларга грантлар. Узган ел 92 фермер 546,3 млн сум грант алды, – дип шелтә белдерде министр.

Аның фикеренчә, хуҗалыкларда терлек саны кимүнең төп сәбәбе – грант алып биш ел узгач, эшләрен туктатучы фермерлар. Марат Җәббаров китергән мәгълүматлар буенча, ун ел эчендә фермерлар 4,4 млрд сумга 1556 грант алган. Аларның 264е (17 проценты) эшчәнлеген туктаткан.

– Монда районнардагы фермерлар ассоциацияләре башлыклары да бар. Эшен туктаткан һәр фермер буенча сәбәпләрен ачыклауны сорыйбыз. Шулай ук бүген эшләүчеләренең проблемаларын да игътибарсыз калдырмасагыз иде. Аларның гозерләрен, теләкләрен министрлыкка һәм фермерлар ассоциациясенә җиткерегез. Фермерның грант алуы гына түгел, ә аның эшләве һәм үз бизнесын уңышлы алып баруы, аны балаларына һәм оныкларына тапшыруы мөһим, – диде министр.

Шул ук вакытта Камияр Байтемиров грант күләмнәрен арттырырга кирәклеген әйтте. Аның сүзләре буенча, бүген грантларга сорау 4 тапкыр артып китә.

– Мин каршы түгел, хезмәттәшләр, – дип мөрәҗәгать итте Марат Җәббаров залда утырган фермерларга һәм күп очракта тәнкыйтьләгәнче, проблеманы чишү юлларын тәкъдим итәргә өндәде. – Тик әйдәгез әле проектларны тагын бер кат карап чыгыйк. Алар арасында төрлеләре бар. Кайберләре чиле-пешле килеп чыккан. Никадәр акча кирәклеген аңлар өчен проектларны төгәлләштерергә кирәк. Әйе, килешәм, дөресен әйткәндә, соңгы вакытта ниндидер бүленеш бар. Министрлык – үзенә, ассоциация үзенә сукмак салды. Ләкин киләчәктә без берләшеп, бергә атларга, үсәргә тиеш. Продукцияне арттырырга, эшкәртү цехлары, заводлар төзергә кирәк.

Корылтайда фермерларның үзләреннән арткан ашлыкны сату проблемасы да күтәрелде.

– Узган ел фермерлар мул уңыш – 1 млн 301 мең тонна ашлык җыеп алды. Тик алар аны сата алмый. Бу хәл узган көздән үк килә. Бүген фермер хуҗалыклары амбарларында 6 миллиардтан артык сумлык ашлык җыелып ята. Бу проблеманы никадәр тизрәк хәл итсәк, язгы кыр эшләренә дә тизрәк әзерләнә башлар иде, – диде Камияр Байтемиров.

Бу мәсьәләгә карата залда утырган фермерлар арасында ук каршылыклы фикерләр әйтелде. Теманың җитдилеген исәпкә алып, газетабызда бу хакта тулырак язарбыз.

Фермерлык саннарда

– Узган ел хуҗалык итүнең кече формалары 142,9 млрд сум җыелма авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән. Аның 35,6 млрд сумы фермер хуҗалыкларына туры килә.

– Хәзерге вакытта фермерларның 740 мең гектар җире бар. Бу – барлык чәчүлек мәйданнарының 25 проценты дигән сүз.

– Узган ел фермер хуҗалыклары 1,3 млн тонна бөртекле культуралар җыеп алган. Бу – барлык уңышның 25 проценты дигән сүз.

– Шәхси хуҗалыклар белән бергә фермерлар 822 мең тонна (89 процент) бәрәңге үстерә.

– 2021 ел белән чагыштырганда, былтыр алар 9 мең тоннага күбрәк (үсеш – 5 процент)  – сөт, 376 тоннага күбрәк ит (1,5 процент) җитештергән.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү