Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында “сталинка” йортларын яңартырга ниятлиләр

Ике районда 118 шундый йорт исәпләнелә.

Киров һәм Мәскәү районнарында “сталинка”ларны реставрацияләү күздә тотыла. Бу хакта районнарның хакимияте башлыгы Сергей Миронов белдергән.

Аның әйтүенчә, мондый күпфатирлы йортлар архитектура ягыннан кыйммәтле йортлар санала. Шуңа күрә аларны яңартуга ихтыяҗ зур. Хәзерге вакытта шушы ике районда 118 “сталинка” исәпләнелә.

Сергей Миронов фикеренчә, йортларны капиталь төзекләндерү кысасында гына реставрацияләп булмый, чөнки һәркайсы җентекләп өйрәнүне таләп итә. Шуңа күрә ул “сталинка” йортларын яңарту буенча аерым программа булдырырга тәкъдим иткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү