Путин мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре паспортын гамәлгә кертү идеясен хуплаган

Владимир Путин Курган губернаторы Вадим Шумковның мобилизацияләнүчеләр гаиләләре паспортын гамәлгә кертү идеясен хуплап, аны бөтен илгә таратырга тәкъдим иткән.

“Махсус хәрби операциягә һәм, иң элек, әлбәттә, хәрбиләребез гаиләләренә ярдәм итү тәкъдимнәрегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Һәрбер мобилизацияләнүченең гаилә паспортын булдыру идеясе – бик әйбәт идея. Аны бөтен илгә таратырга кирәк, дип уйлыйм”, – дигән Президент төбәк башлыгы белән видеосөйләшү барышында.

Шумков әңгәмә вакытында белдергәнчә, Курган өлкәсе хакимияте һәр гаиләнең – ремонттан алып, матди ярдәмгә кадәр – хәл ителергә тиешле барлык проблемалары күрсәтелгән социаль портрет эшләгән.
Сүз уңаеннан, Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм ветераннарга адреслы ярдәм буенча махсус фонд булдырылуы турында белдергән иде. Ул фонд бүлекчәләренең быел Россиянең барлык төбәкләрендә булдырылырга тиешлеген билгеләп үтте.

Әлеге категориягә керүчеләрнең социаль паспортлары аерым алганда, Вологда өлкәсендә һәм Санкт-Петербургта булдырылган да инде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү