Зәмһәрир суыклар узды, язга аяк бастык, салкын тиеп авырулар артта калды… дип уйларга да өлгермисең, яз белән бергә бер бәйләм башка төр чирләр дә баш калкыта.
Язда сулыш, ашкайнату системалары чирләре, психик, шулай ук салкын тию билгеләре булган авырулар кискенләшә. Әле ничә ел рәттән янәшәбездә йөргән COVID-19 турында да онытырга ярамый.
Медицина белгечләре кисәткәнчә, язгы чорга кергәндә иммунитет шактый какшый, шуңа күрә чир дә авыррак үтә. Моннан тыш, астмадан интеккән кешеләргә аеруча сак булырга киңәш ителә. Сулыш юллары кысыла, бу кеше сәламәтлегенә дә тәэсир итми калмый.
Ашказаны яки эчәк авырулары белән интегүчеләр кышкы-язгы сезонда һава торышы һәм температура үзгәрүенә бәйле рәвештә кыенлык кичерәләр. Шуңа күрә аларга туклануын көйләргә, гастроэнтерологлар белән киңәшләшергә кушалар.
«Стопкоронавирус.рф» сайты мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә Россия буенча коронавирусны 11163 кеше йоктырган. Ил буенча караганда, хастаханәгә ятучылар саны кимегән (узган тәүлектә 615 кеше). Барлыгы 9166 кеше сәламәтләнгән. Бу да бер тәүлек элегрәк булган күрсәткечтән 2,6 процентка күбрәк.
Татарстанда вируслы инфекцияләр буенча вазгыять тотрыклы. Роспотребнадзор һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкка иркенәергә киңәш итми. Грипп та, коронавирус инфекциясе дә көн кадагында торган сораулар рәтеннән төшми. Сан теле белән әйтсәк, соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручыларның саны 175не тәшкил итте. Күрсәткеч былтыргы саннарга якыная: 20 октябрьдә чирләүчеләр саны 199 булган.
Моннан тыш, «эчәк гриппы» дигән төшенчә белән дә шик уята медицина вәкилләре. Анысы, исеменнән аңлашылганча, ашказаны-эчәк трактын зарарлый. Һавада тамчылар ярдәмендә тарала торган вирус организмга пычрак куллар, көндәлектә куллана торган көнкүреш әйберләр аша күчәргә мөмкин, ди белгечләр. Шулай ук су, сөт, сөт ризыгы, яшелчә, җиләк-җимеш аша да эләгергә мөмкин.
Табиб—пульмонолог Олег Абакумов киңәшләре
– Чирләрдән саклану өчен, көчле иммунитет кирәк. Ул исә туклануыбызга бәйле. Туклану рационында омега-3 һәм D витамины кергән ризыклар булырга тиеш. Даими рәвештә минераль су эчәргә һәм яшелчәләр ашарга киңәш ителә.
– Тагын бер мөһим нәрсә – гигиена. Кулларны юып йөрергә, пычрак куллар белән биткә кагылмаска, тырнак кимермәскә. Авызны терсәк белән каплап төчкерергә. Авыз эче гигиенасы да мөһим.
– Чирләп киткәнсез икән, барлык булган даруларны эчә башларга кирәк дигән сүз түгел. Алай гына иммунитетны ныгытып булмый.
– Тернәкләнүнең 80 проценты туклануга бәйле булса, 20 проценты – йокыга.
– Иммунитет ныклыгы эчәклеккә дә бәйле. Шуңа күрә аны даими рәвештә тикшертеп торырга кирәк.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat