Татарстанда айлык уртача хезмәт хакына 972 литр бензин сатып алып була

Сүз рульдә йөрүчеләр ешрак өстенлек биргән АИ-92 маркалы ягулык турында бара. Белгечләр ил күләмендә халыкның кесә ягын һәм бензин бәяләрен чагыштырган. Нәтиҗәдә, Татарстан рейтингның 31 нче баскычында урнашкан. Кайсы төбәкләрдә яшәүчеләргә акча янчыгын кысыбрак тотарга?

Бензин, барыннан да бигрәк, Ямал-Ненец автономияле округы, Мәскәү һәм Чукоткада яшәүчеләргә арзанракка төшә. Росстат мәгълүматларына нигезләнеп, «РИА-Рейтинг» агентлыгы үткәргән тикшерү әнә шуны сөйли. Саннардан күренгәнчә, ил күләмендә бензин бәяләре узган ел башыннан бирле тотрыклы саклана. 2022 елның март – июнь айларында ягулык чагыштырмача арзанайган да әле. Ел дәвамында бензин бәясе 0,9 процентка кимегән, ди белгечләр. Якын арада ул әллә ни кыйммәтләнмәячәк, дип тә тынычландырганнар руль артындагыларны. Ник дисәң, билгеле хәлләр аркасында, нефть продуктларын читкә чыгару күрсәткече кимеде. Шуңа күрә ил базарында чимал күп.

Ничек кенә булмасын, ил төбәкләре арасында да бензин бәясе шактый аерыла. Чиләбедә, мәсәлән, 92ле бензинның бер литры 43 сум тирәсе торса, Чукоткада ул – 63 сум. Ил күләмендә әлеге төр ягулыкның бер литры уртача 47 сум 18 тиен тора. Тик алтын чыгаручылар төбәге булган Чукотка белән шул ук Чиләбе халкының янчыктагы акчасы да – җир белән күк арасы. Мәгълүмат өчен генә булса да әйтик: Чукоткада уртача хезмәт хакы 99 мең 984 сум тәшкил итә.

Шуңа күрә дә айлык уртача хезмәт хакын төбәкләрдәге бензин бәяләре белән чагыштырганнар. Ягулыкның машина йөртүчеләр күбрәк сатып алган 92ле маркасын сайлап алганнар. Югарыда әйтелгәнчә, Ямал-Ненец автономияле округында яшәүчеләргә ягулык салу станциясендә акча җитәрме дип борчыласы юк. Анда уртача хезмәт хакына якынча 2 мең 600 литр бензин сатып алырга мөмкин. Мәскәүдә әлеге күрсәткеч – 1 мең 300 литр, ил күләмендә исә 1 мең 200 литр тәшкил итә. Россиядәге 89 төбәкнең (яңа төбәкләрдәге күрсәткечләр исәпкә алынмаган. – Ред.) 16сында айлык уртача хезмәт хакына 1–1,5 мең литр ягулык килә, ди белгечләр. Татарстанда исә руль артындагылар айлык акчасына, уртача, 972 литр бензин салып йөри ала. Мәсәлән, Чувашиядә әлеге күрсәткеч – 758, Башкортстанда – 884, Самарада 901не тәшкил итә. Татарстан илкүләм рейтингның 31 нче баскычында тора. Исемлектәге күршеләребз – Новосибирск һәм Еврей автономияле өлкәләре.

Ингушетия, Чечня, Кабарда-Балкар республикаларында исә «тимер ат»та элдергәнче, җәяү йөрүең хәерлерәк. Чөнки кесәдәге акча барыбер озакка җитмәячәк. Ингушетия рейтингның иң соңгы баскычына эләккән әнә. Анда айлык уртача хезмәт хакына күп дигәндә 586 литр бензин алып була. Илнең сигез төбәгендә әлеге күрсәткеч 700 литрдан кимрәк икән.

Татарстанда ягулык-энергетика ресурсларын сак куллану һәм аның сыйфатын тәэмин итү идарәсе мәгълүматларына караганда, республика ягулык салу станцияләрендә бер литр 92ле бензин бәясе 40 сум 90 тиен – 46 сум тирәсендә тирбәлә.  Ә 95ле ягулык өчен күп дигәндә 49 сум 80 тиен түлисе.

Идел буе федераль округында АИ-92 маркалы бензинны ваклап сатуга иң югары бәяләр (2023 елның 27 февраленә алынган мәгълүматлар)

Түбән Новгород өлкәсе – 47 сум 15 тиен

Саратов өлкәсе – 47 сум 15 тиен

Пермь крае – 47 сум 10 тиен

Пенза өлкәсе – 46 сум 80 тиен

Удмуртия Республикасы – 46 сум 75 тиен

Оренбург өлкәсе – 46 сум 70 тиен

Мордовия Республикасы – 46 сум 70 тиен

Чувашия Республикасы – 46 сум 70 тиен

Башкортстан Республикасы – 46 сум 35 тиен

Ульян өлкәсе – 46 сум 30 тиен

Мари Иле Республикасы – 46 сум 20 тиен

Татарстан Республикасы – 46 сум

Самара өлкәсе – 45 сум 85 тиен

Киров өлкәсе – 45 сум

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү