«Сөн бизәкләре» этнографик халык фольклор ансамблендәгеләр: «Безнең уен кораллары гадәти түгел»

Мамадыш районының Югары Сөн авылында тырыш халык яши. Эшкә дә батыр, ял да итә белә алар. «Сөн бизәкләре» этнографик халык фольклор ансамбле җитәкчесе Гөлсинә Гарипова әйтүенчә, мондый авылдашлар булганда, киләчәккә өмет ныгый. Ник дигәндә, алар җыр-бию аша гореф-гадәтләрне, төрле йолаларны үсеп килүче буынга тапшыра.

– Бу ансамбль 1983 елда оештырыла. Ул вакыттагы колхоз рәисе Ирек абый җырга-моңга гашыйк кеше була. Аның теләге һәм тырышлыгы белән оеша да инде ансамбль. Хатыны белән ул үзе дә биредә  чыгыш ясый. Гүзәлия Фәләхова җитәкләгән ансамбль тиз таныла. Оешуның икенче елында ук аларны республика күләмендә күреп алып, телевидениегә дә чакыралар, – ди искә ала Гөлсинә. – Алар, 1987 елда Казанда үткән фольклор фестивалендә катнашып, лауреат исеменә лаек булалар. Шул шатлыктан колхоз рәисе, автобус юнәтеп, коллективны Казанга циркка җибәрә. Хәтта 80 яшьлек абыстай Бәдәр апа да бара анда. Хәзер дә бездә өлкән яшьтәге «кыз»лар бик күп.

Гөлсинә Гарипова әлеге ансамбльне 12 елдан артык җитәкли. Эшли башлаганда ук нинди җаваплылык алганын яхшы аңлый ул. Шуңа да сынатмаска тырыша. Җырларга, бирегә оста булган ханымнарны чакыра, аларны сәхнәгә чыгарырлык итеп әзерли. Бүген 21 хатын-кыз һәи ике ир-егет, бик теләп, шушы ансамбльгә йөри, ди.

– Безнең уен кораллары да гадәти түгел. Ансамбльдә ярма ярдыргыч, тукмак, гөбе, чуен, комган, сепаратор тәлинкәләренә кадәр аваз чыгара. Этнографик юнәлешне алгач, без онытылып барган гореф-гадәтләрне барлауны максат итеп куйдык. Эшне экспонатлар җыюдан башладык. Әле дә эзләнәбез, кызыксынабыз, – ди Гөлсинә. – Әле менә шушы арада сандыкларны барлый башладым. Хәзер бит инде өйләрдә сандык юк. Элек әниләр кияү йортына сандык белән барса, хәзер комод алып киләләр. Йоланың әнә шулай заманчалашуына күңел әрни. Өйдән-өйгә кереп, сандык җыям. Кемнәрдер аны келәттә, кайберәүләр чормада, чоланда саклыйлар. Урамда яңгыр-кар астында ятканнары да бар. Мәдәният йортыбыз ике катлы булгач, җыяр урын җитәрлек. Ансамбльнең музеен оештырырга да ниятебез бар.

Гөлсинә – мәдәният йорты җитәкчесе дә. Авылдагы бер генә чара да ансыз узмый. Идеяләре бик күп, авылдашлары һәрберсен күтәреп ала. Әйтик, 87 яшьлек Рабига апа ялындырып тормый, кирәк булганда бии дә, җырлый да. Шушы яшьтә дә кызлар кебек җиңел итеп биеп кара әле син!

– Бу ансамбль миңа бик кадерле, якын. Шуның белән яшим. Эшли башлаганда кияргә күлмәгебез дә юк иде. Күрше авылныкылардан алып торгаладык. Тик кешедән гел сорап тору да уңайсыз. Уйладым да өйдәге сыерны сатарга булдым. Ирем Радик та каршы килмәде. Сыерны 35 мең сумга сатып җибәрдек. Шуның акчасына 18 кешегә күлмәк тектердек.  Салмый кидек без аларны. Шул чакта кая гына йөрмәдек. Нинди бәйге турында ишетәбез, шунда чыгып китәбез, – ди Гөлсинә. – Юа торгач, күлмәкләр искерде. Бер елны авыл җыенында район башлыгыннан ансамбль өчен күлмәк сорадым. Ул шунда ук: «200 мең сум җитәме?» – диде. Нәтиҗәдә яңа күлмәкләр тектереп кидек.  Инде кыяфәтләребез дә ыспайлангач, яңадан төрле бәйге-фестивальләрдә катнаштык. Бераздан безне Бөтендөнья татар конгрессы аша Татар мәдәни ресурс үзәге эзләп тапты. Кеше ышанмаслык хәл: алар безне баштанаяк киендерде. Туфли, калфакларга кадәр алып биреп, матур күлмәк-камзуллар тектерделәр.

Гөлсинә Гарипова дәвамчылар турында да кайгырта. Мәктәптән-мәктәпкә йөреп, укучылар белән очрашулар оештыра, гореф-гадәтләр турында сөйли. Мәдәният йортында да төрле чаралар уздырып, балаларны җәлеп итәләр.  Инде ансамбльнең бер тармагы булып, балалар «Әйлән-бәйлән» фольклор төркеме оешкан. Бирегә йөрүчеләргә – 13–14 яшь. Гөлсинә шушы балаларга үзләре белгәнне тапшырып калдырырга тырыша. Тиздән үзләре дә гаилә корачак бит алар, ди. Әнә шуңа да авылда төрле йолаларны торгызалар. Яз килгәнгә шатланып, «карга боткасы» пешерәләр. Кыш «Олтан салу» күренешен күрсәткәннәр. «Кич утыру» йоласын да яңартканнар. Кыш буе бер-берләренә кунакка барып, шунда җырлап-биеп, кул эшләре белән мәш килгәннәр.

– Бөтен өмет – балаларда. Алар белеп үсмәсә, күңелләренә салып куймаса, безнең тырышудан файда юк, – ди Гөлсинә. – Җәй көне «Урам бәйрәме» ясыйбыз. Атна саен бер урамга чыгабыз. Читтә яшәсәләр, чакырып кайтарабыз. Бик күңелле үтә бу чаралар. Без бер генә ай – Рамазан аенда гына ял итеп торабыз. Аннан соң тик торган юк. Мин дәшми торсам, ансамбльдәгеләр үзләре килеп җитә. Сүз уңаеннан, безнең җырларыбыз башкалардан аерыла. Элек ничек башкарганнар, шулай итеп яңгыратырга тырышабыз. Күбрәк үз авылыбыз кешеләре язган җырларны башкарабыз. Үзебезнең як йолаларын яңартабыз. Ансамбльнең халыкка җиткергән 15 йоласы бар. Хәзерге вакытта санамышлар җыя башладык. Ырым-шырымнарны да барлыйбыз.

2021 елда «Сөн бизәкләре»нә халык ансамбле исеме бирелә. Түбән Яке мәдәният йортындагы чыгышларыннан соң тапшыралар аны.

– Авыл җирендә эшләүче шундый коллективыбыз булуга бик шатланам. Күңелемә туры килгән эш булганга, шулай рәхәттер миңа. Авылдашларым да хөрмәт итә. Нинди генә гозер белән килмә, тыңлыйлар. Аларга чиксез рәхмәт, – ди Гөлсинә. – Туган якта бәхет таптым, дип минем кебекләр әйтәдер ул. Читкә китмичә дә, матур итеп яшәп була икән бит. Бар максатым – гореф-гадәтләрне саклап, аны яшь буынга тапшырып, халкыма хезмәт итү. Канат куеп үсендереп торучы тамашачыбыз барында, без әле югалмыйбыз!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү