Ләйлә Лерон, Татар ашлары йортын саклап калуны сорап, Татарстан җитәкчелегенә ачык хат язган

Казан үзәгендәге Татар ашлары йортын «Музей иллюзий», «Дом вверх дном» һ.б. күңел ачу үзәкләренең хуҗасы, эшмәкәр Александр Донской сатып алганын язган идек (https://vatantat.ru/2023/02/106088/ ). Әлеге проблемага блогер Ләйлә Лерон-Бахмутова да битараф калмаган – социаль челтәрдәге сәхифәсендә, бу бинаның асылын саклап калуны сорап, Татарстан җитәкчелегенә ачык хат язган.

Ачык хатта түбәндәге юллар бар:

“Татарларның бер билгеле шәхесе бар, ул да булса – Юныс Әхмәтҗанов. Татар ашлары белән бәйле аннан да танылганрак кеше юктыр башка.

Юныс абый – искиткеч аш-су остасы, үз талантына тугры кеше. Ул – барельеф һәм истәлек тактасына гына түгел, музей һәм гастрономия мәктәбенә дә лаеклы кеше.

Юныс Әхмәтҗанов СССРның алтын медале, «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнгән. Ул 80нче еллардагы Олимпиада катнашучыларын сыйлаган, татар ашлары турында 9 китап язган, Россия буенча күпсанлы экспедицияләрдә йөзләгән рецепт җыйган.

Нәтиҗәдә нәрсә? Татар ашлары йортын сатканнар. Анда хәзер нәрсә булачак? Чираттагы «Бей посуду» һәм «Дом великана»мы? Ә бәлки Татарстан башкаласының намусына тап төшерүче шикле шәхесләр күчермәләреннән балавыз сыннар йортыдыр?..

Сатып алучы татар ашлары идеясен калдырырга вәгъдә итә (сүз уңаеннан, ул безгә бу идеясеннән баш тартуы турында сөйләде – Авт.) Кызганыч, аның сүзләренә ышаныч юк. Ул сатып алган барлык объектларда да дәрәҗәсе түбән булган күңел ачу программалары тәкъдим итәләр.

Барлык җаваплы кешеләрне җәмәгатьчелек фикерен тыңларга һәм бу бинаның киләчәк язмышын хәл итәргә чакырабыз. Ул – безнең уртак мирасыбыз, татар халкының һәм татардагы ашау культурасының байлыгы.

Әйдәгез, 100 еллыкка бу бинада музей, Юныс Әхмәтҗанов исемендәге гастрономия мәктәбе һәм татар ашлары рестораны ясыйк”.

“Ватаным Татарстан” газетасы бу хәлгә кагылышлы яңалыкларны даими рәвештә күзәтеп барачак.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү