Бәйрәм үтсен, хөрмәт калсын: 8 Марттан хатын-кызлар ни көтә?

8 март – гүзәллек, мәхәббәт һәм җылылык бәйрәме. Язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көнен әнә шулай дип атарга яраталар. Аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр, котлау сүзләре – бу көнне ир-атлар сөйгәннәрен ничек тә сөендерергә тырыша. Ләкин игътибар күрсәтү өчен бәйрәмне көтеп торырга кирәкме? Безнең җәмгыятьтә хатын-кызга кадер-хөрмәт дәрәҗәсе нинди? Әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

Беренче итеп сүзне бәйрәм ияләренең үзләренә бирик. Язучы, журналист Ландыш Әбүдәрова фикеренчә, хатын-кыз бүген дә яклауга мохтаҗ.

– Җәмгыять – бик үзенчәлекле организм бит ул: аның бәхетле, сәламәт булу-булмавы үзеннән тора, табигатьтән түгел. Шуңа күрә дә бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызга карата хөрмәт турында гына түгел, гомумән, кеше кадере турында уйланырга кирәк иде. Һәркем үз кадерен үзе генә белеп, үзе теләгәнчә яшәргә хаклы дип яши торгач, кызык хәлдә калдык бит әле: берәүнең дә кадере калмады. Хәзер һәркем хаклы, кешеләр, хаклылыгын исбатларга тырышып күкрәк төя-төя, икенче берәүне рәнҗетүдән, аның өлешенә керүдән дә курыкмый башлады. Бүгенге җәмгыятьтә хатын-кыз мәсьәләсе бер төрле идеология өчен – бишенче тәгәрмәч, икенче бер төрлесе өчен тоткасыз чемодан кебек тоела. Берәүләр, хәл ителгәнгә санап, ул теманы әйләнеп уза, ягъни хатын-кыз сайлауларда катнаша, карьера баскычларында ирләр белән тигезлеккә иреште, белем алу хокукына ия, тагын ни кирәк? Икенче берәүләр хатын-кызлар эмансипациясеннән (ирек, ягъни. – Авт.), радикаль феминизмнан ирләрне якларга кирәк дип чыгыш ясый. Әмма миңа калса, хатын-кызлар бүген дә барыбер яклауга мохтаҗ булып кала. Хатын-кызны бүген харрасменттан (мыскыллау, ягъни. – Авт.), гүзәллек турындагы мифтан, өйдәге «икенче смена»дан якларга кирәк. Дөрес, бу проблемалар турында әйтеп тә торасы булмас иде. Әгәр җәмгыятьтә чын мәгънәсендә хатын-кызларга карата кадер-хөрмәт булса…

Заман гүзәл затлары бу җәһәттән ни уйлый? «Татар кызы – 2022» бәйгесе җиңүчесе Энҗе Габдуллинаның фикерен белештек.

– Хәзерге заманда хатын-кызның кадере артты, дип уйлыйм. Чөнки ул үзен үзе кадерли башлады. Мин әниләр, әбиләр буынын үзебез белән чагыштырып карыйм да, хәзер хатын-кыз үзен хөрмәт иттерә белә, дигән нәтиҗә ясыйм. Шундый булырга кирәк тә. Безнең җәмгыять хокук ягыннан да хатын-кызның иреген кысмый. Анысына шөкер итәргә кирәктер. Шуңа күрә ир-ат затыннан кадер-хөрмәт күрергә теләсәк, беренче чиратта, үзебезне үзебез кадерлик. Хатын-кыз үзен яратмаса, аны ир-ат та яратмый, яратса да, хатын-кыз буларак хөрмәт итми. Матди яктан бигрәк рухи халәтне үстерсәк, үзебез өчен тырышсак, үссәк, безгә карата фикер дә тиешенчә дәрәҗәдә булачак. Иң мөһиме, үзебезне пычракка ташлап таптарга ирек бирмәскә, – диде ул. – Миңа калса, хатын-кызга игътибар көн дәвамында кирәк. Бик көчле күренсәк тә, нечкә күңелле затлар бит без. Мин үземә көн саен шаккатып та, гаҗәпләнеп тә куям, чөнки кәеф яшен тизлегендә үзгәрә. Бер карасаң, кызык та, кыен да. Тик безне Аллаһы Тәгалә шундый үзенчәлекле нәфис затлар итеп яраткан бит. Шуңа күрә ир-егетләребез безнең хәлне аңларга тырышсын иде. Алар безгә үз игътибарларын кызганмаса, без дә бурычлы булып калмыйбыз бит. Чөнки тормыш  ул – бумеранг.

Үз-үзеңә кадер-хөрмәт димәктән, ул бит күп очракта ниндидер кечкенә, әмма бик мөһим нәрсәләрдән башлана. Әйтик, чәчәкләр.  Флорист Алия Фәттахова сүзләренә караганда, бер сәбәпсез, бары үзен сөендерер өчен генә чәчәкләр сатып алучы хатын-кызларның саны елдан-ел арта икән.

– Ә ир-атларның төрлесе бар. Елга бер мәртәбә – шушы 8 Март көнне генә чәчәк сатып алучылар да, әледән-әле сөйгәннәрен сөендерүчеләр дә бар. Гадәттә, аларның саны тигез була, – ди ул.

Сәбәп кирәк түгел

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан ислам динендә хатын-кызларга кадер-хөрмәт турында ни әйтелгәнен сорадык.

– Хатын-кыз ул – Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Гаиләдә кыз бала туа икән, ул гаиләгә бәрәкәт, уңыш килә. Ике яки өч кыз үстергән ата-ана турыдан-туры җәннәткә керә, дигән Рәсүлебез с.г.в. Үсеп, кияүгә чыккан кыз бала киявенең ярты иманы була. Бала табып, әни булган хатын-кызның аяк асларында җәннәт була. Күргәнегезчә, диндә хатын-кызларның дәрәҗәсе искиткеч зур. Динебез хатын-кызларыбызны һәрвакыт сөендерергә, аларга игътибар күрсәтергә куша. Шулай булгач, безнең өчен 8 Март көн саен булырга тиеш. Ел дәверендә аларны рәнҗетеп, бәйрәмдә генә бүләк бирү бер дә дөрес гамәл түгел, гөнаһы да зур. Аллаһы Тәгалә хатын-кызның дәрәҗәсен билгеләгән инде. Без дә ул дәрәҗәне хөрмәт итик, – диде ул.

Янә бәйрәмгә әйләнеп кайтыйк. Әйтик, алып баручы һәм өч кыз әтисе Айрат Ильясов өчен 8 Март – иң яраткан бәйрәмнәренең берсе икән. Өйдә бәйрәмнең дүрт сәбәпчесе көтеп тора бит!

– Бүләктән бигрәк игътибар кадерлерәк кебек, минемчә. Олыгая барган саен моңа ныграк инанам. Белмим, тәрбиядән киләдерме инде ул, әмма бер сәбәпсез генә, әйтик, чәчәк бәйләме бүләк итү миңа сәер тоела. Ләйсән белән (җырчы Ләйсән Сөнәгатова. – Авт.) очраша башлаганнан бирле шулайрак. Ә менә 8 Мартны бик яратам. Өйдә дүрт кыз булгач, быел барысына да бик файдалы зур гына бүләк алырга булдым, – диде ул. – Элеккеге заман белән чагыштырсак, бүген хатын-кызларны җәннәттә яши, дип әйтә өлкән буын. Шәхсән үзем хатын-кызларга хөрмәт ким, дип әйтә алмыйм. Билгеле, аларга хөрмәт гаиләдә башлана, һәр гаилә өчен җавап биреп бетереп булмый. Гомумән карасаң гына.

SuperJob хезмәте уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ел саен 23 февраль һәм 8 Мартка бүләк бирү традициясеннән баш тартучыларның саны арта икән. Әйтик, быел ир-атларның 39 проценты Халыкара хатын-кызлар көненә бүләк тә, чәчәк бәйләме дә алырга җыенмавын белдергән. Өч ел элек бу сан нибары 22 процентны гына тәшкил иткән.

Менә бәйрәм диген син! Баксаң, 14 февральдән алып 8 Мартка кадәр аралыкта гаиләдәге низаглар саны да, төшенкелеккә бирелүчеләр дә арта икән. Соңгылары гүзәл затларга бигрәк тә кагыла. Белгечләргә ышансаң, сөйгәненнән үзе өмет иткән бүләкне алмаган очракта яисә бөтенләй бүләксез калганда күп кенә хатын-кызлар үзләрен кирәксез дип хис итә икән. Бәйрәмнәргә карата мондый мөнәсәбәттән ничек арынырга? Психолог, арт-терапевт Елена Мкртычан, иң беренче чиратта, бәйрәмнәрнең асылын искә төшерергә киңәш итә.

– Бәйрәмнәрнең тарихи контексты онытылып бетте диярлек. Әйтик, 8 Март – матурлык бәйрәме генә түгел, хатын-кызларның хокуклары өчен көрәш бәйрәме. Кемнәндер нәрсә дә булса өмет иткәнче, үзегезгә үзегез бәйрәм ясагыз! Эмоцияләрегезнең, хис-кичерешләрегезнең ниндидер бүләкләргә бәйле булуына юл куймагыз. Мөнәсәбәтләрне дә бәйрәмнәр белән сынамагыз. Чын мәхәббәтне күрсәтү, белдерү өчен махсус очрак та, кыйммәтле бүләкләр дә кирәкми – шуны онытмасак иде, – дип язган ул «Psychologies.ru» порталында.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү