Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Язның бу күркәм бәйрәме ягымлы сүзләргә, сөенечле елмаюларга, ихласлылыкка гаять бай. Чәчәк бәйләмнәре, бүләк-күчтәнәчләр, тәбрикләүләр – болар сезгә булган олы хөрмәтебезнең кечкенә бер чагылышы гына. Һәрберегез җәүһәргә тиң, кабатланмас һәм бердәнбер! Сез уңган да, җитез дә, хезмәт урынында уңышлар казанырга да, йорт эшләрен башкарырга да, якыннарыгызны кайгыртырга да өлгерәсез, гаилә учагын, йөрәк җылыгызны, сөюегезне өстәп, сүндермичә саклыйсыз.

Хатын-кызларга хас булган шәфкатьлелеккә, юмартлыкка ихтыяҗ һәрчак бик зур. Шуңа да бу тантаналы мизгелләрдә матурлык, тынычлык, Ананың сабыена мәхәббәте гәүдәләнеше буларак гүзәл затларыбызны олылау, аларга соклану хисләре аеруча көчәя.

Туган телебез, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребезне яратуны күңелебезгә сеңдергән әниебез алдында без мәңгелек бурычлы. Тормышта терәк булган хатыныбыз, күп бала табып үстергән, ятим сабыйларны канат астына сыендырган, үзен шул игелекле эшкә багышлаган аналар чиксез ихтирамга лаек. Россиядә уздырыла торган Укытучы һәм остаз елында, Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында боларның әһәмияте тагын да арта.

Хатын-кызлар төрле өлкәләрдә – мәгарифтә һәм мәдәнияттә, фәндә һәм эшкуарлыкта, сәнәгатьтә һәм дәүләт идарәсендә эшли. Бик күпләрегез ирләр белән беррәттән җаваплы вазыйфалар башкара. Хәзерге көндә сез җиңмәслек кыенлыклар юк дип, ышанып әйтергә мөмкин.

Бөек Ватан сугышы авырлыкларын кичкән мөхтәрәм хатын-кыз ветераннарыбызга, сугыш чоры балаларына, шулай ук махсус хәрби операция вакытында бүген Россияне саклаучы солдат һәм офицерларның аналарына, хатыннарына чиксез хөрмәтебезне, теләктәшлегебезне белдерәбез. Хәрби хезмәттәге хатын-кызларга, социаль һәм медицина өлкәләрендә эшләүче, балаларга белем һәм тәрбия бирүче, аларның сәләт-мөмкинлекләрен үстерүче укытучы ханымнарга-туташларга рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Без сезнең белән горурланабыз!

Кадерле хатын-кызлар!

Сез Татарстаныбыз һәм тулаем дәүләтебез үсешенә бик зур өлеш кертәсез, шул ук вакытта мөлаемлык, назлылык, зирәклек һәм сизгерлек, нәфислек һәм затлылык кебек асыл сыйфатларыгызны җуймыйсыз, гаиләне, рухи-әхлакый хәзинәләрне саклау мөһимлегенә җәмгыятьнең игътибарын юнәлтә киләсез.

Сезгә бәхет, күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек, якты өметләр, иминлек һәм уңышлар телим!

 

 

 

 


Фикер өстәү