Дания апа Шәйхетдинова: Кешеләрне бик яратам мин!

Бер уйлаганда, әлеге язмам белән Америка ачмам кебек. Тик менә кайчак хәтердә күптәнге вакыйгалар яңара да, ниндидер ачыш ясагандай буласың. Безнең яшьлек узган совет чорында Социалистик Хезмәт Герое дигән дәрәҗәле исем бар иде. Әйе, бик дәрәҗәле иде ул, Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем белән янәшә йөрде.

Беркөнне 40 яшьтән узган бер танышымнан: «Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем турында ни беләсең?» – дип сорадым. Җавап бирә алмады. Мин аны гаепләмим, чөнки соңгы утыз елдан артык вакыт эчендә күңелләрдә «Социалистик» дигән сүзнең «с» хәрефе дә калмады һәм совет чорының Хезмәт Геройлары да онытылды.

Ә бит заманында аларның даны бөтен илгә таралды, исемнәре телдән төшмәде. Шундыйларның берсе – хезмәт юлын бульдозерчы булып башлап, «Татнефтепроводстрой» тресты идарәсе җитәкчесе дәрәҗәсенә хәтле күтәрелгән якташым Илсур Шәйхетдинов иде.

Бүген сүзем Илсур абый турында түгел. Геройлар турында язганда-сөйләгәндә без нигәдер аларның хатыннарын онытып җибәрәбез. Безнең халыкта «Ирне ир иткән дә – хатын, чир иткән дә – хатын» дигән әйтеп бар. Дания апа тормыш сукмаклары буйлап Илсуры белән гел янәшә атлый. Кайчак мин аны ирләре артыннан Себергә киткән декабрист хатыннары белән чагыштырам. Аерма шунда гына: Илсур абый Себергә партия, ил чакыруы буенча бара, Себер сазлыклары аша нефть-газ торбалары сала. Ә Даниясе аның ныклы тылы, ягъни таяныч-терәге була.

Кызганыч, Илсур абый моннан берничә ел элек бакыйлыкка күчте. Аның белән күрешкәләп яшәгәнемә шатланып бетә алмыйм. Бүген Дания апа белән хәбәрләшеп торабыз, сирәк булса да күрешәбез. Аның язмышы үзе бер гыйбрәт, ачылмаган китап кебек. Күңелдән генә әлеге китапның кайбер сәхифәләрен актарыйк әле. Кайчан сүз башласаң да, Дания апа Илсурының әти-әнисен телгә алмый калмый. Хикмәт шунда: иренең әтисе Гарәфетдин абзый армиягә алынгач, «үлем лагере» дип халык теленә кергән Суслонгерга эләгә. Якташларыма ияреп анда берничә мәртәбә бардым. Беренче баруымда ук авыл җирлеге башлыгы безгә: «Әйтеп куям, без кеше сөякләре өстеннән атлап йөрибез», – дигән иде. Аның әйтүенчә, Суслонгер лагеренда ачлыктан һәм өшеп-туңып үлгәннәр дистә меңнәр белән санала. Шушы санга Дания апаның булачак каенатасы Гарәфетдин абзый да керә язып калган. «Чыбыксыз телефон» аша аның хатыны – Камәриягә: «Ирең үлем хәлендә ята, җай таба алсаң, килеп ал!» – дигән хәбәр ирешә. Камәрия, ике дә уйламыйча, үрәчәле чана тотып юлга чыга. Ике йөз чакрымнан артык араны ничек урап кайткандыр ул, бер Алла гына белә. Ә менә Гарәфиенең ярымүле гәүдәсен өенә алып кайтып җиткерә һәм үзе дә урынга егыла. Шөкер, Гарәфи дә, Камәрия дә әкренләп аякка басалар. Инде берничә ел узып, үзләренә килен булып төшкәч, Камәрия Даниягә: «Кызым, бервакытта да иреңнән калма, гел бергә булырга тырышыгыз», – ди. Аның бу сүзләрен Дания апа үзенә васыять итеп алгандыр дип уйлыйм. Илсуры Себер газының ил өчен никадәр кирәк икәнен аңлап, алны-ялны белми эшләсә, Даниясе аңа ышанычлы терәк була.

Әйткәнемчә, Илсур Шәйхетдинов карьера баскычлары буйлап Себер сазлыкларында күтәрелә. Аны башта – бригадир, аннан – колонна җитәкчесе, бер-ике ел үтүгә – участок башлыгы, аннан «Татнефтепроводстрой» тресты идарәсе җитәкчесе итеп куялар. Җитәкче кешенең хатыны, еш кына, иркәләнүче була бит инде ул. Ә Дания апа: «Илсур үзен дә, мине дә жәлләмәде», – ди. Ул моны елмаеп әйтә әле. «Миңа иң авыр эшләрне куша иде, җитәкче үзе генә түгел, аның хатыны да башкаларга үрнәк булырга тиеш», – дип әйтә торган иде ди.

Мин аның сөйләгәннәрен, сүз саен «Илсурым» дип әйткәннәрен тыңлап утырам да, андый хатыннар бүген күп микән, дип уйлап куям. Дания апа Илсур бригадасы егетләре өчен ашарга да пешерә, аларның урын-җирләрен, киемнәрен дә юа. Агачтан-агачка бау сузып, аларны киптерә, күмер үтүге белән үтүкли.

Илсур абый кул астында эшләгән Ядкарь Мөхәммәдиев белән даими аралашып, хәбәрләшеп торабыз. Дания апа турында язма әзерләвемне белгәч: «Дания апаны «отдел кадров» дип йөртүебезне беләсеңме соң син?» – диде. Каян белим ди сезнең бөтен серләрне?! Ә әлеге «сер» бик гади икән. Ул елларда Себергә китеп, акча эшләргә теләүчеләр шактый булган. Кеше яхшырак эш сорап җитәкчегә бара бит инде ул. Ә җитәкчене, ягъни Илсур абыйны тотуы бик кыен. Андый чакларда эшкә алу мәсьәләсен Дания апа хәл итә икән. Ядкарьдән: «Бу башбаштаклыгы өчен Илсур абый үзен әрләми идеме соң?» – дип сорыйм. Ә ул: «Дания апа кемнең кем икәнен бер карауда ук сизеп ала иде дә иренә тәкъдим итә иде», – ди. Кадрлар мәсьәләсендә ир белән хатын арасында бер генә тавыш та чыкмаган. Димәк, Илсур абый Даниясенә тулысынча ышанган.

Әле Илсур абыйны эзләп башка гозер белән дә килгәли торган булганнар. Мәсәлән, берәрсенең кызы кияүгә чыкса, йә малае өйләнсә, туйга кайтып килмичә булмый бит инде. Ә рөхсәт сорарга «нәчәлство» урынында юк. Андый вакытларда да мәсьәләне «отдел кадров» хәл иткән. «Кирәк булгач, кайтып кил, Илсур абыеңа үзем әйтермен», – ди торган булган Дания апа.

Һәр чорның үз баласы була инде ул. Башка шартларда үскән, башка тәрбия алган буынның кайбер гамәлләре бүген безгә бераз сәеррәк тә тоела. Әле мин генә түгел, тайгада үзе черки ашаткан Ядкарь Мөхәммәдиев тә Дания апа турында: «Сазлыкларда, бармак башы хәтле кигәвен-черки арасында бала табып, бер генә дә зарланмыйча гаилә тоткан, көнне төнгә ялгап эшләгән кешегә ничек шаккатмыйсың инде?!» – дип әйтеп-әйтеп куя. Кая ул зарлану?! Дания апа авыр эшне үзе сорап ала торган булган. Мин: «Нигә?» – дигәч, миңа аптырап карап куйды. «Нәчәлник хатыны җиңел генә акча алып ята димәсеннәр өчен», – ди. Улы – Маратны тайга уртасында вагонда тапкан ул. Кызы Гөлчәчәкне дә вагонда, Төмәннән Казанга кайтучы поезд вагонында таба язган.

Поездга утыруга авырый башлый Дания апа. Илсуры: «Монда бала таба күрмә инде, зинһар, бераз түз!» – ди. Түзә торгач, болар Татарстанга, Биектау районына кайтып җитә. Станциядә поезддан төшәләр дә бүлнискә китәләр. Бу – 31 декабрь, яңа елга санаулы минутлар калган. Ишек кагалар, бер кыз ача да: «Бүген монда берәү дә юк, Казанга барыгыз!» – дип, ишекне ябып куя.

Илсур абый Даниясен култыклап, якында гына яшәгән сеңлесенә алып бара. Болар тиз генә «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырталар һәм яңадан бүлнискә китәләр. Табиблар бала табу вакыты килеп җиткән Дания апаны кире бора алмыйлар. Шулай итеп, район бүлнисенең салкын палатасында Гөлчәчәген таба Дания апа. Бүген ул, шактый олы яшьтә булса да, балаларын, оныкларын барлап, гаилә тотып яши. Аның күңеленә барысы да сыя. Хәл белергә барасым булса, мин Дания апага алдан әйтеп куймаска кирәк дигән фикергә килдем әле. Бер тапкыр: «Сезнең якларга барып чыгарга исәп», – дип шалтыраткан идем. Көнен дә, сәгатен дә әйтмәдем, ә ул мине өстәл әзерләп көн саен көткән, әле тавык күкәйләре дә җыеп куйган. Кош-корт асрый ул. Ниндидер бик тәмле балык та суыткычта мине көтеп тора икән. Бик уңайсыз булып китте. «Дания апа, җаным, ник шулай мәшәкатьләнәсең? Кара-каршы утырып, чәй эчеп, сөйләшеп алырбыз да – шул җиткән», – дип карыйм.

«Нинди мәшәкать ди ул, энем җаным, очрашу бер шатлык кына ул минем өчен», – ди. Аннан соң: «Кешеләрне бик яратам мин, Илсурым да кешегә яхшы булсын дип яшәде», – дип тә өстәде. Себер сазлыкларыннан Татарстан, Россия аша Европа чигенә хәтле газ торбалары сузган Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдиновның хатыны башкача яши алмыйдыр инде ул. Якынлашып килүче Яз бәйрәме белән сине, Дания апа!

Риман Гыйлемханов


Дания апа Шәйхетдинова: Кешеләрне бик яратам мин!” язмасына фикерләр

  1. Шээээп, дорес язгансын, Риман абый! Куп нэрсэ хатыннардан тора! Рэхмэт аларга, исэн-сау булсыннар!

Фикер өстәү