Яшьләр һәм белем алу. «Аю хезмәте»ме, замана хикмәтеме?

Россия дәүләт гуманитар университет студенты Александр Жданов дипломын бер көндә язган. Үзе түгел, ChatGPT нигезендәге нейрочелтәр ярдәмендә. Аның  «кырын» гамәлен хәтта Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка да җиткергәннәр. Тик дәлилләр таба белгән студентның фәнни эшен юкка чыгармаганнар. Болайга китсә, яшьләр белем алуга бик җиңел карый башламасмы? Энә белән казылмаган сай коеның кирәге бармы?

– Ясалма интеллектның кеше хезмәтен алыштырмаганын беләм. Әлеге чат-бот фәнни хезмәтне язуның вакытын тизләтә, әмма төзәтмәләр кертүне таләп итә. Бу эшкә керешкәнче, башта план төзедем. Язып бетергәч, фәнни җитәкчемнең төзәтмәләрен керттем. Бу эшемә «3ле» алдым, – ди студент.

Артта калган мәгариф

Интернетта мондый мөмкинлекләр тудырылганга студентның гаебе бармы соң? Вуз мөгаллимнәре, студентлар бу хакта ни уйлый?

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Киләчәк укытучысы» бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган, Иннополис мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Сәгыйтова да әлеге бәхәсле очрак турында ишеткәч, видеосын  караган.

– Анда бу студент ни өчен мондый адымга баруының сәбәпләрен аңлата. Аның фикерләре бик төпле. Бу – диплом эшен яза алмыйча, аны нейросетькә тапшырган ахмак студент түгел. Ул чыгарылыш эшен язарга мөмкинлек бирә торган алгоритм төзегән. Һәм бу җиңел түгел. Иннополиста диплом язуның мондый очраклары турында ишеткәнем юк, – ди Айсылу Сәгыйтова.

Студентларның диплом язу өчен нейросетьларга мөрәҗәгать итүенә карата аның фикере болайрак.

– Технологияләр бик тиз үсә, без – моның шаһитлары. Интернет барлыкка килгәч, студентлар аннан мәгълүмат ала, ә аннары диплом эшләрен чыгарта (скачивать)  башлады. Моңа җавап буларак, эшнең урланган-урланмаганын тикшерүче программалар барлыкка килде. Мөгаен, бу очракта да тора-бара нидер уйлап табарлар, – ди укытучы. – Минемчә, болар барысы да авыруны түгел, симптомнарны дәвалау. Проблеманы мәгариф системасының заманча чынбарлыктан сизелерлек артта калуында күрәм. Бигрәк тә вузда. Мин вузларда 5 ел эшләп, аннан мәктәпкә күчтем. Һәм югары уку йортларында вазгыять чыннан да аянычрак дип әйтә алам.  Мәсәлән, лекцияләр форматы инде күптән искергән. Студентларга дәресләрнең заманча формалары кирәк. Алар дипломны ни өчен ел буе (ә кайчагында берничә ел) язарга кирәклеген  аңламый.  Әгәр  яшьләр «Ни өчен?» дигән сорауга җавап таба алмый икән, системаны читләп узу яки җимерүнең җаен эзлиләр. Монда мәгариф системасын үзгәртү турында уйларга кирәк.

Айсылу Сәгыйтова нейрочелтәргә уңай карый. Дәресләрендә укучыларына аның ярдәмендә эшли торган биремнәр тәкъдим итә икән. Ни өчен әлеге челтәрдә ясалган рәсемнәрнең укучыларныкыннан калышуын да бергәләп карыйлар. Алга таба  текстларны да тикшерергә җыеналар.

Укытучыны алдалыйм, димә…

КНИТУ-КАИ мөгаллиме Светлана Шәвәлиева дипломны нейрочелтәр ярдәмендә язуны хупламый. Аның фикеренчә, башкарылган эшне студент үзе өйрәнергә тиеш. Ә болай ул берни белмичә калачак. Ясалма интеллект ярдәмендә кирәкле эшне башкарырга була. Ә  аны укуда куллану начар.

– Бүген яшьләрнең бәласе – күләмле мәгълүматның кирәклесен генә алып, системага салып, нәтиҗә ясый белмәү. Әйтик, кызны чүпрәкне чылатып, яхшылап сыгып, бөтен почмакларына җиткереп, идән юарга өйрәтәсең. Көн саен чиста булсын өчен,  робот-суырткыч алып куйсаң да ярый. Әгәр шундук сатып алсаң, кызың бернигә өйрәнми кала. Кияүгә чыккач, әнисенә, эшкә өйрәтмәгәнсең, дип әйтәчәкләр. Монысы – бер. Тагын әле ышаныч дигән нәрсә бар. Билгеле булмаган нейросетькә  ничек ышанасың ди? Дөрес эшләгән булса ярый, ә эшләмәсә? Әгәр программада хата булса… – ди Светлана Шәвәлиева.

Фәнни хезмәтләрен сатып алучылар да бар. Барыбер беленә бит ул, студентлар, укытучылар күрми, дип уйламасыннар, ди галимә. Аны шундук чамалыйлар икән. «КАИда андый нәрсәләр үтми. Ярар, студент «зачет» алды, ди. Эшкә баргач, нишләрләр? Алар үзләренә үк аю хезмәте күрсәткән булып чыга», – диде Светлана Шәвәлиева.

Күптән түгел Россия Президенты премиясенә ия булган яшь химик, КФУ галиме Ирек Мөхәммәтдиновның да фикерен сораштык.

– Гуманитар фәннәрдән дипломнарны болай язып була торгандыр, ләкин техник  өлкәдә юк дип уйлыйм. Белем кирәк булган кеше тырышып укый, дипломын да яклый, – диде ул.

Акча түләп язу эш түгел

Бу көннәрдә Санкт-Петербургтан редакциягә «Татарский с нуля» үзөйрәткече авторы Максим Кузнецов кунакка килгән иде. Аның белән дә шушы теманы кузгатып алдык.

– Бүген «намусы чиста» булмаган студент өчен диплом язуның төрле ысуллары бар. Интернетта басылмаган дипломнарны, диссертацияләрне күчерү дисеңме, махсус консультация сайтларыннан акча түләтеп яздыртумы… Минемчә, менә шундый өй эшләре эшләүче, диплом эшләре язучы сайтларны ябу буенча көрәшергә кирәк, – ди ул.

Аның фикеренчә, фәнни эшне нейросеть ярдәмендә язу – гадәти булмаган, технологик алгарышларның берсе. Әмма нейросетьне ничек кулланасын, нинди өстәмәләр өстәргә кирәклеген белергә кирәк.

– «Ы» операциясе, яки Шурикның башка маҗаралары» фильмындагы профессор әйткәнчә, уйлап табуыңа – «5ле», имтиханга – «2ле». Бу очракта да галим   студентның эшен «3ле»лек дип бәяләгән. Бу бәя – ясалма, ә нейросеть язган текст өчен гаделдер. Әлбәттә, әлеге студент дипломын алачак. Ә бит бүген югары дәрәҗәдә булмаган бик күп фәнни эшләр мөстәкыйль языла һәм аларга «4–5ле» билгеләре куялар. Студентлар арасында фәнни алгарыш сирәк. Аңа омтылырга һәм  үз эшеңне интернеттагы очраклы авторларга һәм нейросетькә йөкләмичә, мөстәкыйль башкарырга кирәк, – ди Максим Кузнецов.

Студентлар арасында ясалма интеллект турында белгәне һәм белмәгәне бар. 1 курста белем алучы Мәрьям Химәтова: «Бик кызык тоела бу. Әмма мин дипломымны тулысынча болай язмас идем. Бәлкем, яңалык өчен берничә абзац яки җөмлә кертеп карармын. Өстәвенә, нейрочелтәр антиплагиат буенча яхшы күрсәткечләр бирә», – диде ул.

Сәрия Мифтахова

Фото: rustur.ru


Фикер өстәү