Дәүләт Думасы вице-спикеры (ЛДПРдан сайланган) Борис Чернышов законга “педагогик хезмәткәрнең намусын һәм абруен саклау” принцибын кертү турында закон проектын тәкъдим иткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Чернышов фикеренчә, еш кына укытучыларның шәхси тормышына кагылу, аларны гаепләү күзәтелә. Мондый хәлләргә юл куярга ярамый. Закон авторы белдергәнчә, электрон белем бирү, мәгарифтә дистанцияле технологияләр хөкем сөргән бер мәлдә педагогларның намусы һәм абруена тап төшерү куркынычы арта.
“Массакүләм мәгълүмат чараларында педагогларның шәхси тормышына кагылу, аларның гамәлләрен гаепләү буенча бик күп мисаллар китерелә. Гәрчә бу гамәлләр закон бозудан бик ерак торса да”, – дип билгеләп үткән Чрнышев закон проектына аңлатма язуында.
Сүз уңаеннан, Дәүләт Думасының мәгърифәт буенча комитеты мәктәптә дәресләр вакытында фото һәм видеога төшерүне тыю турында закон проекты эшли башлаган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat