Түбән Камада мошенниклар, WhatsApp аша шалтыратып, дүрт кешене акчасыннан мәхрүм иткән

Аларга барлыгы 464 мең сумнан артыграк зыян китерелгән.

Аферистлар кешеләрне WhatsApp аша торган саен ешрак алдый башлаган. Алар кушымтадагы профильләрендә танылган банкларның логотиплары фотосын куллана икән.

Шулай итеп, 2 көн эчендә Түбән Камада 4 кеше мошенниклар кармагына эләккән.
53 яшьлек ир-атка, янәсе, Үзәк банк белгечләре исеменнән шалтыратылган. Аферистлар, имештер, мошенниклардан саклану өчен ир-атны 90 мең сум акчасыннан мәхрүм иткән.
55 яшьлек ирне, WhatsApp аша шалтыратып, кредит рәсмиләштерергә мәҗбүр иткәннәр. Монысы 330 мең сум акчасын югалткан.
44 яшьлек хатын-кыз да шундый ук хәлгә дучар булган. Телефоннан шалтыратучы үзен Европа банкы хезмәткәре буларак таныштырып, аның исеменә кредит рәсмиләштерергә җыенуларын әйткән. Янәсе, акчасыннан коры калмас өчен, аңа счетын ябарга һәм шундагы бөтен акчасын банктагы счетка күчерергә киңәш иткән. Хатын-кыз, “банкир” сүзен тыңлап, банк кушымтасына кергән һәм картасыннан 9 мең сум акча күчергән. Хәзер инде телефоннан шалтыратучы аны 150 мең сум кредит алырга үгетли башлаган. Хатын-кыз шуннан соң гына аферист белән сөйләшүен аңлап, трубканы куйган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
33 яшьлек хатын-кыз да мошенниклар корбанына әйләнгән. Аңа да үзен банк хезмәткәре буларак таныштырган аферист шалтыраткан. Хатын-кызны ул аның исеменә кемнеңдер кредит алырга маташуына ышандырган. Нәтиҗәдә яшь ханым 35 974 сум акчасыннан коры калган.
Әлеге очраклар буенча “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү