Безгә дигән кыз тумаган! Авылларда кәләшләр җитми

Үскән бере китеп бара авыл кызларга мохтаҗ. Заманында бик популяр булган бер җыр сүзләрен кабат көйләп йөри башламаек. Татарстан авылларында өйләнергә кеше җитми кәләшләр аз, ди бит статистика. Ил язмышы хатынкыз язмышына бәйле булуына кабат инанасың инде шуннан. Гүзәл затлар кияүгә чыкмагач, яңа гаиләләр барлыкка килмәгәч, балалар тумагач, авыл киләчәге турында да борчыла башламый хәл юк

Кызлар дефицит «товар»

Татарстан авылларында – кәләшләр кытлыгы. Моның сәбәбе – яшьләр миграциясе. Бу хакта Дәүләт Советының Бюджет буенча комитеты утырышында Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников белдерде.

Сергей Колодников китергән саннарга ышансаң, 25–34 яшьлек ир-атлар күп, бу яшь аралыгында булган гүзәл затлар бермә-бер азрак икән. Бу инде гаилә коручылар санына да тәэсир итә, билгеле. Авылда калыргамы-юкмы дип баш ватканда да, җавапны тизләтер өчен бер сәбәп ул.

Бер уйласаң, күпме нәрсә хатын-кызга бәйле булып чыга бит. Авыллар яшәсен өчен, гаилә коручылары, салада бәби табучылары кирәк. Бәби табар өчен гүзәл затлар кирәк. Ә алар, сәер яңгыраса да, күп тә, тик юк та.

Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова әйтүенчә, 2007 елдан башлап 2016 елга кадәр хатын-кызлар саны кимүгә таба барган. Әмма бәби алып кайтучылар саны, киресенчә, арткан. Билгеле, моңа сәбәпче – ана капиталы. Белгеч аңлатканча, хәзер инде ана капиталы турында хыялланган гүзәл затлар үзләренең репродуктив мөмкинлекләрен тормышка ашырган. Шуңа күрә дәүләткә дә хәзер яңа ярдәм чаралары турында уйларга кирәк.

(тексттан аерып күрсәтергә) Гаилә коручы Татарстан хатын-кызларының уртача яше – 25 яшь. Ә Россия күләмендә – 26 яшь.

Хәзерге заманда мөнәсәбәтләр турында уйлаганда, танышам дигәндә, мөмкинлекләр күп инде ул. Хат язып, айлар буе җавап көтеп тилмерәсе, «разведка»га кемнедер җибәрәсе юк бит. Теләк дигәне генә җитми әллә? Бу җәһәттән яшәргә өйрәтүче коуч, психологларның мөстәкыйльлек культын алга сөрүләре, «үзеңне генә ярат» дигән шигарьләре дә тәэсир итми калмыйдыр, билгеле.

Гаилә кору турында сөйләгәнче, яшьләрне таныштырырга да кирәк бит әле. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Гаилә кору һәм саклау үзәге директоры, яучы Наилә Җиһаншина 3 меңгә якын парны таныштырган. Аның сүзләренчә, никахка кадәр үк шәхеснең яхшы һәм яман якларын күрергә өйрәтергә кирәк.

– 2010 елда таныштыра торган үзәк булдырдык. Һәр районда яучыларыбыз бар. Кияүгә чыкмаган хатын-кызлар, өйләнмәгән ир-егетләр турында хәбәрләр алып торабыз. Үзәк ярдәме белән 3 меңләп кеше парын тапты. Кешенең бит кимчелекләрен дә алдан күрергә кирәк. Никахтан соң күзләр ачыла, диләр. Безнең максат – күз, колак, җанны ачу. Аерылышучылар да бардыр, әмма кавыштырган парларның 80 проценты гаилә булып яши, – диде Наилә Җиһаншина.

Шәм яндырып эзләсәң дә…

Кызлар гына түгел, егетләр дә кала ягына карый. Шагыйрә, Әтнә кызы Гөлүсә Батталова әйтүенчә, авыл җирендә үскән яшьләр дә киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләми.

– Яшьләрнең китүе эш урыннары җитмәүгә бәйле. Кемдер  табиб,  инженер булырга тели, таможняда эшләргә дип укый. Авыллар, район үзәкләре мондый профессия үзләштергән яшьләрне эш белән тәэмин итә алмый бит, – дигән фикердә ул. – Авыл җирендә, нигездә, авылны бик яраткан һәм киләчәген дә шушында күргән кешеләр генә кала. Безнең Әтнәдә дә төп эшчәнлек – авыл хуҗалыгы. Аннан соң гына башка төр һөнәрләр китә. Тик мин яшьләр аз димәс идем. Төпләнеп калганнары күп.

Әңгәмәдәшебез дә авыл егетен яр иткән кеше. Район үзәгендә дә түгел, авылда яши алар. Гөлүсә Батталовадан сала егетенә кияүгә чыгып, авыл тормышы белән яшәүнең уңай якларын барлавын сорадык.

– Ел әйләнәсе саф һавалы авыл җирендә торам. Капка төбенә чыгып бассам да, табигать, матурлык. Мәсәлән, Казанда кышның бөтен матурлыгын тоеп, күреп яшәп булмыйдыр ул. Чын табигать – авылда, – ди ул. – Минем өчен төп факторларның берсе – тынычлык. Казан шау-шуы минем өчен түгел. Авыл җирендә «бөке»дә дә утырмыйсың. Район үзәгенә мин биш минутта барып җитәм. Район үзәгендә сәнгать, спорт мәктәбе, бассейн, театр эшли, аларга да юлым «бөке»сез, тоткарлыксыз. Казанда ыгы-зыгыга туры килсәң, күпме вакытың уза, машина кую урыны эзләп интегәсең. Аннан татар телен саклау мәсьәләсенә дә кагылырга кирәктер. Авыл җирендә укыган баланың теле сафрак дип әйтер идем. Мин авылны бик яратам. Башкалабызга сагынып, кунак булып килергә яратам.

Яңа Чишмә районындагы Чертуш авылыннан Рәмзия Мусина да егет-кызлар җитмәвен эш урыннары юклыктан күрә.

– Безнең авыл олы юлдан ераграк. Без юл буенда гына торсак, бәлки, авыл кызлары монда калып, үзәккә йөреп эшләү җаен табар иде. Буйдак егетләр бар. Безнең авылда да бар алар. Авылны яшәртәсе килә, билгеле. Күреп торасыз, алар бетә бара. Күпме язучылар, күпме шагыйрьләр, хәтта Татарстан Рәисе үзе дә – авылдан чыккан кеше. Авыллар бетсә, нәрсә булыр икән дип уйлап, борчылып та куям, – ди Рәмзия ханым. – Җитәкчеләр игътибарыннан башка проблемадан чыгу юлын табып булмыйдыр ул. Әйтик, үз эшен башлаган яшьләргә ярдәм итү, аларга зур салымнар түләтмәү… Алар авылда үзен тапса, эшләсә, төпләнеп калыр иде бит. Үзебезнең авылда да бар андый тырышлар. Фермалар тоталар, өчәр-дүртәр бала үстерәләр. Мин аларга сокланам. Авылда калуның тагын бер сәбәбе – эшне ярату, димәк. Хәзер су, газ кергән, авылда тырышып эшлисе генә бит.

Әңгәмәдәшебез үзенең яшьлеген дә мисал итеп китерде.

– 1990 нчы елларда безнең колхоз аерылып чыкты да һәркемгә эш тә булды. Колхоздан һәр кешегә йорт бирделәр. Яшьләр шул мөмкинлектән файдалана алды, гаилә корды, төпләнеп калды, балалар тапты. Ул вакытта менә шундыйрак ярдәм булган бит. Яшәеш нигезен авылда күрәм. Авылдагы буш йортларны күреп, йөрәк әрни, – диде ул.

Фото: «ВТ» архивыннан

Россиядә яши: 146,425 млн кеше.

36789 914е авылларда гомер итә.

Хатынкызлар: 15 процентка күбрәк (2001 елдан бирле).

Авыл җирлегендә 1000 ир-атка 1070 хатын-кыз туры килә.

Татарстан авылларында 474 944, шәһәрләрдә – 1 660 029 хатын-кыз яши.

Казанда – 716,3 мең хатын-кыз.

Авылда яшәүче хатын-кызның уртача яше – 45 яшь. Республика буенча – 42.

*Росстат һәм Татарстанстат мәгълүматларына нигезләнеп

 Белгеч сүзе

Ольга Меженина, гаилә психологы:

Еш кына яшьләрнең гаилә кормавы социаль калыпларга бәйле түгел. Бу адымга әзер булмау – төп сәбәп. Ир-атларга килгәндә, аларның репродуктив яше, хатын-кызларныкы белән чагыштырганда, зуррак булуын исәпкә алырга кирәк. Ялгызлыгын аеруча сизгән очракта, кеше барыбер гаилә корырга омтылачак. Әгәр дә кеше парлы яшәү тормышта нәрсәгә дә булса киртә куяр дип уйлый икән, нишләп алай уйлаганын ачыкларга кирәк. Кеше – социаль зат. Иртәме-соңмы, кемнедер яратасы, кем турындадыр кайгыртасы килү теләге уяначак. Бу – тормыш-яшәешнең төп шарты. Кеше җаваплылык өчен өлгерергә тиеш.

 «ВКонтакте»дагы төркемебездәге сораштыруга килгән фикерләр

Марат: «Яшим, эшлим дигән кешегә шәһәрдәгеләрдән дә яхшырак яшәп, эшләп ятучылар күп авылларда. Егетләрнең үз бизнесы бар, кәттә машиналарда йөриләр, ләкин өйләнмәгән. Авылга кайтып торырдай кызлар юк».

Анфиса: «Әнисе белән бер өйдә яшәсә, өйләнми инде ул. Чөнки карап торучысы бар».

Сәгабҗәп: «Авылда туып-үскән булсам да, кызымның авылга кайтып торуына каршы мин. Бай егет булса да. Күпләр шулай ди».

Эльмира: «Бүген өйләнергә әзер егетләр бар. Кызлар теләми авылга кайтырга. Авылда шундый танышлар күп».

Илдус: «Экскурсияне эмиграция белән бутамагыз. Бер киткән кеше кире кайтмый авылга».

Илшат: «Минем хатыным авылны ярата, мин – шәһәрне. Әлегә шәһәрдә торабыз».

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү