Татарстанда ял көннәрендә көчле җил, карлы яңгыр көтелә.
Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, шимбә – 11 мартта төнге сәгатьләрдә карлы яңгыр, кыска вакытлы буран булачак. Көндез явым-төшем туктый. Җил, юнәлешен үзгәртеп, төньяктан исә башлаячак. Көндез –1…–6, төнлә –3…–8 градус. Юлларда – көчле бозлавык.
Якшәмбе – 12 мартта көндез көнбатыш районнарда секундына 15–18 метр тизлектә көчле җил, юеш кар, яңгыр булырга мөмкин. Көндез җылыта: +1…+6 градус. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы –3…–8 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat