Фирдүс Тямаев концертында: «Бу хәлләрдән соң, 90 катлы йозакны ачып, бергә гармун тартып, чәй эчәрләр әле»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев инде берничә ел концертына чакыра. Моңа кадәр йә бер сәбәп чыга, йә икенчесе – барып җитә алмадым. Бу юлы махсус хәрби операциядәге егетләрнең һәм анда һәлак булганнарның якыннары чакырылганын белгәч, УНИКСка юл алдым.

Ишектән керүгә тамаша

Концерт башланырга 20 минут бар. Әмма тамашачы шактый җыелган иде инде. Фойеда Тямай җырлый, егетләр каршы алып тора. Көне шундый. 8 Март көнне һәр кешегә лалә чәчәкләре өләшсәләр, бүген бар да башкача. Йөзләрендә җитдилек. Солдат әниләрен, хатыннарын, балаларын каршылыйлар. Фотога төшеп рәхәтләнер өчен урын да бар. Берәүләр тиз-тиз тамак ялгый, икенчеләр матурлана.  Килеп керүем генә булды, Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев очрады. Без инде аны игелекле гамәлләре аша яхшы беләбез. «ВТ» битләрендә дә аның хакында җылы язмалар чыккан иде. Хәрби операциядә катнашкан Татарстан егетләренә Фирдүс Тямаев командасы исеменнән күчтәнәчләр ташый ул. Казан концертларына кадәр Украина якларына алтынчы тапкыр барып кайтты.

–  Фирдүс – олы йөрәкле кеше. Аның белән бергә эшләү бәхете эләккәнгә шатмын. Ул безгә үрнәк, – ди Рүзәл.

Урыныма утырам дигәндә генә, бик матур итеп киенгән апага күзем төште. Аның да улы хәрби икән. Махсус отрядта хезмәт итә. Бүген алар бергә, улы, килене белән концертка килгәннәр. Көмәйрә Хөснетдинова – тумышы белән Чистайныкы, Чаллыда яшиләр икән.

Фото: Гөлгенә Шиһапова

– Безне ике атна алдан чакырып куйдылар. Улым Эдуард Хөснетдинов хәрби махсус операциядә булып кайтты. Киленем белән бергә килдем. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән сугышлар бетеп, тынычлык булсын иде. Балаларыбыз исән-сау кайтса иде дип телим. Әлегә улым ялга кайтты, – ди Көмәйрә апа. – Улым мине бер дә борчымый. «Бар да яхшы», – дип кенә тора. Әни йөрәге – әни йөрәге инде ул. Ул алдан ук сизә. Аны бернишләтеп тә булмый. Һәр анага баласы белән очрашу насыйп булсын. Егетләр исән-сау кайтсалар иде.

Көмәйрә апа Фирдүскә гомеренә җитәрлек бәхет теләде.

– Син тормышта бик күпләргә үрнәк. Кешеләрне хөрмәтли беләсең. Алдагы тормышың хәләл ризык белән узсын. Аллаһы Тәгалә сиңа бәрәкәтле гомер бирсен, – диде ул.

Фирдүс Татарстаннан хәрби операциягә киткән егетләр өчен «Гомер үтә» дигән җырын башкарды. Зал басып тыңлады, басып алкышлады. Җыр барганда сәхнәдә һәлак булган егетләрнең исемнәре чыгып торды. Тамашачы күз яшен тыя алмады. Йөрәк сулкылдап типте. Җыр тәмамлангач, сәхнәгә 26 махсус отрядта хезмәт итүче егетләр күтәрелде. Йөзләрендә моңсулык иде аларның. Бер карауга да күпме хәсрәт кичергәннәрен аңлап була. Хәтта сөйләгәндә дә күңелләре тула аларның.

– Арабыздан киткән һәр егет герой. Алар – Ватан хакына дип, үзен уйламыйча чыгып киткән кешеләр. Егетләрнең якыннары алдында баш иябез. Гафу итегез, аларны саклый алмадык, – ди Эдуард Хөснетдинов. – Фирдүс махсус хәрби операция башланган беренче көннән үк: «Братым, ни белән булышыйм? Нәрсә кирәк, әйт. Егетләр белән бергә эшлибез аны», – дип кенә торды. Әле дә безне ташламый. Һәлак булган егетләрне онытмый. Алар рухына концерты саен җыр башкара. Солдатка ни кирәкме? Аңа җылы сүз дә җитә. Безнең уйда әни, хатын, балалар. Алар догасы белән йөрибез. Шул саклый безне.

Шуннан соң Тямай егетләре хәрбиләрнең залда утырган якыннарына бүләк таратты. Җиләк-җимеш тутырган кәрзин янәшәсендә, гөлләмәләр белән бергә тагын әллә никадәр бүләк бар иде. Зал тагын торып басты. Җырчының бу гамәлен алкышларга күмделәр. Тагын күз яшьләре… Әмма Тямай хәлне тиз җайлады. Матур көй куеп җибәреп, дәртле җырлары белән халыкның күңелен күтәрде. Биергә чакырды. Иң осталарга тагын бүләк өләште. Шулчакта яныма бер малай килеп бии башлады. Әмма зур гәүдәле ханымнар бу баланы бөтенләй каплап куйдылар. Их, минәйтәм, шушы баланы сөендер идең ул. Әнә җаны-тәне белән бии. Ул хәрәкәтләре! Таныштык та. Илдар исемле икән, Казанныкы. 6 яшен тутырган. Әтисе дә махсус хәрби операциядә. Бөтен халык биеп таралышкач та, китмәде ул. Бер читтә биеде. Күрде бит Фирдүс абыйсы! Малайны сәхнәгә чакырды. Илдар башта оялып торса да, менеп биеп күрсәтте. Җырчы сабыйларга шоколадлар әзерләгән булган. Бу балага да шуны бирде. Күңеле эреп киттеме – Илдарга кәрзине белән күчтәнәч тә  тоттырды. Фирдүснең гамәл дәфтәренә тагын бер плюс, дип утырам. Баксаң, бу баланың әтисе сугышта икәнне белмәгән дә ул. Концерттан соң үзенә язып рәхмәт әйткәннәр.

Кызыл розалар

Фирдүскә чәчәкләрне ташыдылар гына. Бер кызның янып торган кызыл розалар бирүеннән ачылып китте ул.

– Әнием розалар ярата. Бер елны 8 Март көнне әти юкка чыкты. Кая икән бу, дибез. Озак та тормады, кайтып керде дә: «Галиям, сине 8 Март бәйрәме белән!» – дип, фуфайка эченнән роза чәчәге чыгарды. Әнием шунда елап җибәрде. 30 ел сыер сауган хатынга роза бирсеннәр әле! Ул чәчәк бездә озак сакланды. Әни аның һәр коелган яфрагын китап арларына салып киптерде, – дип искә ала Фирдүс. – Икенче роза чәчәген әниемә мин 11 ел элек Казанда беренче концертны куйганда бүләк иттем. Әнине шатландырасы килде.  Өченче гөлләмәне әниебез онкология хастаханәсеннән исән-сау чыккан бүләк иттек. Бөтен баласы, оныклары хастаханә алдына бастык та: «Әни, исән-сау котылдың!» – дип котладык. Мондый авыр вакытлар барыбызда да булгалый. Бу залда 1 меңнән артык тамашачы утыра. Һәркемнең эчендә нинди дә хәсрәте бар.  Әмма без, тормыш ничек кенә кыйнаса да,  бирешергә  тиеш түгел. Шулай шул, ашаган ризыкның кадерен белмибез. Аны чиләк-чиләк чыгарып түгәбез. Кигән киемнең кадере бетте. Ай саен күлмәк алыштырабыз. Нәфесне тыя алмыйбыз. Туганлык җебе өзелде. Чын дуслык юк. Әти-әнигә шалтырату юк. Гаиләгә игътибар бетте. Балалар белән уйнамыйбыз. Алар кулына телефон тоттырабыз. Ә бүген күпме әниләр балаларыннан хәбәр көтеп яши. Аларның тавышларын ишетер өчен, төн йокламыйлар. Күпме хатыннар ирләрен көтә. Аларга инде хәзер байлык та кирәкми. Мин ышанам, бу хәлләрдән соң без берләшербез. Туганнар да, 90 катлы йозакны ачып, бергә гармун тартып, чәй эчеп утырырлар.

Рәхмәт сезгә!

Фирдүс яшерми: аның концерты тәртипле генә бармый. Ул үзенчә сәхнә тота. Кирәк икән кычкырып та куя, сүгеп тә ташлый, күккә дә чөя. Аның тамашачысы да үзе төсле. Аңлашалар. Рәхәтләнеп «бет»ләрен коючылар да, бу концерттан гыйбрәт алучылар да бар. Шаян, көлке белән барса да, аның асылында бик күп мәгънә ята. Аңлый белергә кирәк! Фирдүскә сокландым. Бер йөрәккә күпме наз, ярату, хөрмәт, игелек, энергия сыйган. Ул кычкырып җырлаганда, баш түбәмдәге кан тамырларым кабаргандай булды. Бар йөрәген биреп, энергиясен кызганмыйча эшли Фирдүс. Башкалардан аермалы буларак, үз тавышы белән. Нинди бар – шундый. Әнә шул гадилеге, кешеләрне кеше итүе аркасында хөрмәт яулый да инде ул. Рәхмәт кенә ишетми, үзе дә рәхмәт әйтә.

Сәхнәдән Фирдүс хатыны –  Резедасына да рәхмәтен җиткерде. Яшереп тормады: «Мине бәхетле ир, ике улымның әтисе, Татарстанның атказанган артисты иткән Резедама рәхмәт», – диде. Әнисен дә хөрмәтләде.

«Ничә кеше кайтып керсәң дә, мунчасы ягылган, бәлеше пешкән әниемнең. Исән генә булсын. Аңа – мең рәхмәтем», – диде ул. Тамашачысын да онытмады.  «Рәхмәт сезгә. Сез мине ничек бар шулай кабул иттегез, яратасыз. Минем белән бергә булыгыз. Мин – сез күтәргән артист», – диде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фирдүс Тямаев концертында: «Бу хәлләрдән соң, 90 катлы йозакны ачып, бергә гармун тартып, чәй эчәрләр әле»” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ