Россия халкының 80 проценты РФ Президенты Владимир Путинга ышана. Шул рәвешле, күрсәткеч элеккеге дәрәҗәдә калган, диелә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыруда. Бу хакта Татар-информ яза.
«Сораштыруда катнашучыларның 80 проценты (соңгы атнада үзгәрмәгән) Путинга ышаныч турындагы сорауга уңай җавап биргән. Шушы вакыт эчендә Президент эшчәнлеген хуплау дәрәҗәсе 0,2 процентка кимегән һәм ул 76,7 процент тәшкил итә», — диелә хәбәрдә.
Хөкүмәт эшен хуплау дәрәҗәсе – 0,8, аның Рәисе Михаил Мишустинның эшчәнлеген хуплаучылар 1,3 процентка азайган. Аңа ышаныч дәрәҗәсе 1,5 процентка кимегән һәм 61,8 процент тәшкил итә.
Сораштыруда Россиядә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең кеше катнашкан. Тикшеренү быелның 27 февраленнән 5 мартка кадәр үткәрелгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/vciom-xalyknyn-vladimir-putinga-ysanyc-daraasen-iglan-itte-5868105
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat