Чор-дәвер кардиограммасы «Ватаным Татарстан» битләренә язылган

25 ел элек әйтелгән фикерләр

Ислам Әхмәтҗанов (1972–1991 елларда корреспондент, өлкән корреспондент,  бүлек мөдире, җаваплы секретарь булып  эшли).

Тарих канлымы ул, шанлымы – барыбер халык хәтеренә уела, киртләнә барган һәм бара. Телефон-радио дигәннәренең исеме дә ишетелмәгән, телевидениенең дулкыны да колакка чалынмаган унынчы-егерменче, утызынчы-кырыгынчы елларда әлеге тарих кайда чигелеп, чор-дәвер кардиограммасы кайда язылып калган соң? Аңлашыла ки, беренче нәүбәттә басма сүздә – газетада – «Эш» битләрендә. Газета, исемнәрен алыштыра-алыштыра булса да, җисемен-рухын саклады, тарих елъязмасы рәвешендә яшәвен дәвам иттерде, татар халкының киңәшчесенә, булышчысына, таянычына әйләнде. Сүз ул изгелек кылыр өчен яратылган. Димәк ки, төп коралы сүз булган «Ватаным Татарстан» киләчәктә дә хакыйкатькә, әхлакка, гүзәллеккә хезмәт итәр. Мөхтәрәм басма киләчәктә дә мөстәкыйльлегебез сагында калыр, газиз милләттәшләребезне республиканың абруен, куәтен, рухи егәрен ишәйтергә туплар.

Мөдәррис Мостафин (1944, 1960–1984 елларда Әлмәт төбәгендә үз хәбәрче, бүлек мөдире булып эшли).

Безнең буынга халыкның батырлыгы белән данлы, көчле рухлы, шул ук вакытта катлаулы һәм авыр заман туры килде. Тамак ипигә туймаган вакытлар да аз булмады. Газета  партиянең каты күзәтүе астында тотылды. Ул күрсәткән юлдан  уңга да, сулга да борылырга ярамый иде. Шулай да бөтен авырлыклары һәм шатлыклары белән «Ватаным Татарстан» газетасында эшләгән елларны сагынып һәм горурланып искә алам. Ул элеккечә үк якын, аның бүгенге иҗади уңышлары куандыра.

Хәмит Мөхәммәтшин (1962–1965, 1970–1991  елларда Чаллы төбәгендә үз хәбәрче булып эшли).

Газета  турыдан-туры чынбарлык, тормыш белән очраштырды. Кысаның тарлыгы, эшнең ашыгычлыгы кыска, тиз, аңлаешлы итеп язарга өйрәтте. Мәкалә-хәбәрләребездә КамАЗ төзүчеләренең күмәк һәм шәхси портретларын тудырып, республикабыздагы  кайнар төзелеш еллары сулышын сиздереп торганбыз икән, без, журналистлар, Чулман буенда туган батырлык сәхифәләрен язуыбыз белән горурланабыз, төзелештә үз өлешебез булуына шатланабыз.

Гарәф Шәрәфетдинов (1951–1955, 1961–1973 елларда корреспондент, Азнакай төбәгеннән үз хәбәрче, бүлек мөдире, җаваплы секретарь, редактор урынбасары булып эшли).

Газетада эшли башлаган чорда  Галим Рябков, Фатих Балыкчы, Гавриил Беляев, Фазыл Мөбарәкшин кебек олпат журналистларның абруйлары сокланырлык югары булды. Хәтта  газета тарихында тагын шулай мәшһүрлек казанган берәр чор, ай-һай, булыр микән сыманрак тоела иде. Әмма һәр чорның  үз кешеләре, шәхесләре була икән. Алтмышынчы-җитмешенче елларда редакциядә эшләгән каләм ияләрен күз алдыннан үткәреп карыйм: Шәмси Хамматов, Мәрьям Дибаева, Рафак Тимергалин, Флорид Әгъзамов, Шәех Зәбиров, Мөдәррис Мостафин, Нәкыя Вәлиева, Мәҗит Рафиков… Нинди дәрт-илһамият еллары. Нинди үсеш, алга китеш. Сиксәненче-туксанынчы елларның талантлы журналистларын күр инде. Аларның язганнарын су кебек эчәсең, укып туеп булмый. Бу куаныч киләчәккә өмет уята. Әйе, хәзер заманалар башка, олы юл үткән газетабызның  укучылар алдындагы бурычы да һаман үсүгә таба бара шул. Шундый тормышта яшибез: берсеннән-берсе җитдирәк мәсьәләләр туып кына тора.

Шәех Зәбиров (1967–1990 елларда бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, җаваплы секретарь булып эшли).

Чирек гасыр гомеремне, яшьлегемне, көчемне, акылымны, дәрт-дәрманымны «Социалистик Татарстан»га багышладым. Газетаның баш мөхәррирләре Шәмси Хамматов белән Рәис Сабиров миңа штаб белән идарә итүне – газетабызның җаваплы сәркатибе булуны ышанып тапшырдылар. Бергә-бергә шәп газета чыгардык, дип әйтә алам. Нәкъ шул чорда республикабыз уңышларын төрле яклап иҗади яктыртып, тарихта беренче тапкыр бөтенсоюз конкурсында җиңеп чыгып, күрше редакцияләрне дә шаккатырып, «борыннарына чиртеп», ВДНХ медальләренә лаек булдык. Татар халкының, татар милләтенең үткәнен дә, киләчәген дә бу газетадан башка күз алдына китереп булмый.

Фотода – «Социалистик Татарстан» газетасы журналистлары

Ислам Әхмәтҗанов, Зиннур Мансуров,

Хәлим Гайнуллин, Габделбәр Ризванов гаиләләре. 1986 ел.

 


Фикер өстәү