«Бер сәгатькә ир» эзләүчеләр һәм өй җыештырмаучы хатыннар саны арткан: «ВТ» хәбәрчесе сәбәпләрен ачыклады

Кеше чакырып өй җыештыртуның ояты юк! Бүген хуҗабикәләрнең күбесе шул фикердә. Саннар да бу сүзләрнең хаклыгын раслый. Бер ел эчендә Россиядә клининг хезмәтенә сорау 38 процентка арткан. «Бер сәгатькә ир» эзләүчеләр саны да күбәйгән. Йорттагы тузанны кем сөртергә тиеш тә чүкеч кем кулында? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга ачыклык кертергә тырышты.

Авыл да калышмый

«Авито.Хезмәтләр» сервисыннан алынган мәгълүматларга караганда, бер ел эчендә Россиядә клининг, ягъни җыештыру хезмәтенә сорау 38 процентка арткан. Кеше чакырып өй җыештыртырга яратучылар иң күп яшәгән шәһәрләр рейтингының беренче өчлегенә Красноярск, Самара, Екатеринбург кергән. Бу хезмәт Казанда да популярлаша бара. Әйтик, ел башыннан бирле генә дә башкалада мондый хезмәттән файдаланучылар 39 процентка арткан.

Кешеләр белгечләргә йортын юдырып кына калмыйча, берочтан башка вак-төяк мәшәкатьләрне дә эшләтергә тырыша икән. Шул сәбәпле бер ел эчендә илдә келәм (91 процентка арткан), йомшак җиһаз чистарту (49 процентка), ремонттан соң өй җыештыру (38 процентка) кебек хезмәтләргә дә сорау арткан. Кер үтүкләү (44 процентка), тәрәзә юу (33 процентка) кебек хезмәтләрне дә күбрәк сората башлаганнар.

Казандагы клининг оешмасы җитәкчесе Искәндәр Насыйров сүзләренә караганда, соңгы арада аларның эше, дөрестән дә, арткан. Моны, иң беренче чиратта, халыкның торган саен күбрәк уңайлыкка омтылуына бәйләп аңлата ул.

– Урын-җиреннән башлап, утырып йөргән машинасы кадәр уңайлы булырга тиеш аның. Чисталык мәсьәләсендә дә хәзер иң беренче чиратта шул таләп куела. Авыл кешесе дә үзен кадерли башлады. Соңгы елларда Казанда гына түгел, башкаладан 100 чакрым чамасы ераклыкта урнашкан Биектау, Балтач, Саба, Балык Бистәсе авылларына да хезмәт күрсәтәбез. Аннары шунысы да бар: туганлык җепләре елдан-ел зәгыйфьләнә барган, туган туган белән йөрешмәгән заманда яшибез. Шул сәбәпле хәзер күп кенә авылларда туганнар белән бергә җыелышып өмә ясап, өй юу йоласы да бетеп бара. Мөмкинлеге булган кеше бу эшне кеше чакыртып эшләтү ягын карый, – ди эшмәкәр.

Сорау артса да, хезмәтләренә бәяне арттырмаган алар. Ник дигәндә, бүген бу өлкәдә көндәшлек көчле.

– Ун ел элек клининг хезмәте белән яхшы ук акча эшләп була иде. Әмма хәзер мондый хезмәт күрсәтүче оешмалар саны артты, көндәшлек зур. Шуңа күрә хезмәткә бәя арттырудан мәгънә юк, – ди Искәндәр Насыйров.

Ялкаулык түгел

Хәзер хатын-кыз рәхәткә чыкты: ярымфабрикат сатып алып ашарга әзерли, кеше чакыртып өен җыештыра… Яшерен-батырын түгел, соңгы арада мондый фикерләрне еш ишетергә туры килә. Әмма гүзәл затлар үзләре бу сүзләр белән килешми.

Җырчы Гүзәлем фикеренчә, әлеге хезмәт – замана хатын-кызы өчен менә дигән коткару чарасы. «Без хәзер зур тизлекле тормышта яшибез. Хатын-кыз хәзер ир-ат белән бер дәрәҗәдә тормыш алып бара, бер үк дәрәҗәдә эшли. Хатын-кызның өй җыештыруга гомумән вакыты калмый. Бигрәк тә ул үз йорты белән яшәсә», – дип саный ул.

Җырчы үзе клининг хезмәтен ярты елга бер тапкыр – «генераль җыештыру» өчен чакыра икән.

– Яздан җәйгә кергәндә – бер килсәләр, Яңа елга кадәр өйне тагын бер кат чистартып китә алар. Ике катлы өйне берүзем берничек җыештырып бетерә алмыйм. Өмә ясап, өйне юып алырга туганнарым да Казанда яшәми. Шуңа күрә минем өчен клининг хезмәте – бик яхшы коткару чарасы. Гомумән, үз өе белән, зур өйдә яшәгән кешегә бик уңайлы ул, – ди Гүзәлем. – Шулай да клининг оешмасы белгечләре синең йортыңны да, кайсы җирдән, нәрсәне алып бетерергә кирәклеген дә аңлап бетермәскә мөмкин. Үз өеңне синнән дә яхшырак белүче юк. Дөрес, батарея араларын – пар генераторы, духовканы югары температура белән җылыта торган җиһаз ярдәмендә чистарталар. Менә аннан соңгы чисталыкка гади ысуллар ярдәмендә генә ирешеп булмый – анысы хак. Стена, түшәмнәрне дә махсус чара, чүпрәкләр белән юалар. Ә менә көзгеләрне, киштәләрне хуҗабикәнең үзеннән дә яхшырак чистартучы юк.

Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче блогер Альбина Фазлыева да бу хезмәтнең рәхәтен татып караган.

– Әбиләр, әниләр элек өй бүрәнәләрен кер сабыны һәм мунчала белән ышкып юган. Хәзер мичкә дә ягасы юк, көл тузаны да юк. Хәзер бу эшнең авырлыгы кимеде, ләкин эш мәйданы артты. Элеккеге кебек алты почмаклы өйләрдә генә яшәмибез хәзер. Шуңа күрә елга бер тапкыр мондый хезмәттән файдалану хатын-кыз өчен зур уңайлыклар тудыра дип уйлыйм. Уңай яклары бик күп. Бар эшне синең күз алдыңда, яңа төрле техника кулланып эшлиләр. Пар генераторы ярдәмендә агач стеналарны, торбаларны чистарттылар. Артларыннан искиткеч чисталык кала. Бу хезмәттән файдалануны ялкаулык дип кабул итәргә кирәкми. Хәзерге заманча тормышта бу эшнең ояты юк, – дип саный ул.

Килен эше

Казанда яшәүче Алсу Нәбиуллина фатирын чисталыкта тотуны берничә кат астарак яшәүче күршесенә ышанып тапшырган. Моның өчен ул аңа сәгатенә 250 сум акча түли икән.

– Бер юридик оешмада эшлим. Эшем бик тыгыз. Фатирдагы тузан, пычрак өчен баш катырырга хәлем дә, теләгем дә калмый. Шуңа моны кеше чакырып эшләтергә булдым. Безнең йортның «Ватсап»тагы төркемендә бер хатын-кыз эш сорап язган иде. Бездән берничә кат астарак яшәүче Гүзәл исемле ханым булып чыкты. Ике көнгә бер кичке якта кереп өй җыештыра. Тузан сөртү, идән юу, кер юдыру, кер үтүкләү – аның өстендә. Болар өчен сәгатенә 250 сум акча түлим. Ашарга пешерергә өлгермәсәм, тагын шуның кадәр акча өстим, – ди ул.

Буа районының Ташкичү авылында яшәүче фельдшер Рамилә Ибәтова да, кеше чакыртып, өй җыештыртуның ояты юк, дигән фикердә. Берничә ел элек үзе дә, күрше авылдан хатыннар чакырып, өй юдырта торган булган ул.

– Бер-ике ел элек күрше Чишмә авылыннан бер төркем хатын-кыз килеп өйне юып китте. Ул чакта дүрт хатын-кызга 500әр сум акча түләгән идем. Ике катлы йортның түшәменнән алып идәненә кадәр бөтен өеңне юып, тәрәзәләрне чистарып китүләре өчен чүп кенә бәя иде инде бу. Мөмкинлегең булса, файдаланырга кирәк. Хәзер инде бер кешегә 1000–1500 сум алалар. Шулай да безнең авылда бу хатыннарның хезмәте бик популяр. Ялгыз яшәүче әби-бабайларның оныклары шуларны чакыртып, өйләрен юдыртып ала. Соңгы елларда үземнең бу хезмәттән файданганым юк. Аллаһка шөкер, киленнәрем бар. Өйне өмә ясап юалар, – ди ул.

Кадакны кем кага?

Өлешчә мобилизация игълан ителү белән Россиядә «Бер сәгатькә ир» хезмәтенә дә ихтыяҗ нык арткан. «Авито.Хезмәтләр» порталы аналитикларына ышансаң, андый эшкә чакыручылар 33 процентка күбәйгән. Соңгы арада бигрәк тә электрик, сантехник хезмәтләре популяр икән. Җиһаз җыеп бирү, ишек, ишеккә бик кую өчен «бер сәгатькә ир» чакыртучылар да шактый.

Татарстанда мондый «ирләр»нең бер сәгатьлек хезмәте 390–450 сум аралыгында тирбәлә. Бу бәягә белгеч-ир-атның тәҗрибәсе, башкарылган эшнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуы да йогынты ясый. Әйтик, башкалада юыну бүлмәсенә смеситель кую – 690 сумнан, йорт җиһазы җыюның бер сәгате 300 сумнан башлана.

«Бер сәгатькә ир» хезмәтен башкаручы Айдар Гаффаров сүзләренә караганда, аларның хезмәтләренә сорау көз көне үк – өлешчә мобилизация игълан ителгәч арта башлаган. Сорау арткач, күрсәтелгән хезмәтнең бәясен дә арттырган ул.

– Хатын-кызлар, әбиләр вак-төяк йомыш белән дә мөрәҗәгать итә. Берәүләрнең түшәменә люстра эләргә кирәк, икенчеләре стенага киштә элүне, аш бүлмәсендәге урындыкны рәтләүне сорый. Яңа елдан бәяләрне дә бераз арттырырга туры килде. Моңа кадәр мин күрсәткән хезмәтләрнең бер сәгате 800 сум торса, хәзер 1100–1200 сумга төшә. Дөрес, кешесенә карап, бәяне төшергән вакытлар да күп. Әйтик, олы яшьтәге апаларга, әбиләргә еш кына ташлама ясыйм. Хәллерәк кешеләрдән тиешле бәяне кайчак артыграк та алгалыйм, – ди әңгәмәдәшем.

Ил халкы «бер сәгатькә ир»ләрне, нигездә, бушлай игълан сайтларыннан эзли икән. «Авито» порталы белгечләре уздырган сораштыруда катнашучыларның 95 проценты мондый осталарны сайлаганда иң элек сайтта алар турындагы кайтавазларга игътибар итүен әйткән. Респондентларның 51 проценты игъланда үзе күрсәткән хезмәтләр һәм аларның хаклары турында төгәл мәгълүмат калдырган кешеләргә өстенлек бирүен әйткән. Сораштыруда катнашучыларның тагын 22 проценты «бер сәгатькә ир»не игъландагы фотосына карап сайлый икән.

Динә Гыйлаҗиева

 

Казанда кеше чакыртып өй эшләрен башкарту күпмегә төшә?

Клининг оешмасы «Бер сәгатькә ир» хезмәте
хезмәт бәясе хезмәт бәясе
Йорт/фатирны

тулысынча җыештыру

1 квадрат метры/ 60–65 сум җиһаз җыю сәгате 300–350 сумнан башлана
келәм юу 1 квадрат метры 165 сум сантехник 350–500 сум
тәрәзә юу 1 катлы – 300 сум

2 катлы – 400 сум

3 катлы – 500 сум

балкон – 1400 сум

савыт-саба юу машинасын урнаштырып, тоташтырып бирү 1500 сумнан башлана
йомшак җиһаз чистарту урындык – 150 сум

диван – 1500 сум

матрас – 900 сум

стенага телевизор, киштә элеп бирү 150–200 сум
ремонттан соң

җыештыру

Квадрат метры – 60–100 сум электрик 600 сумнан башлана
       

 

 

 


Фикер өстәү