Пекинда суалчаннар яуган. Кытай хакимияте җирле халыкка өйдән чыкканда үзләре белән кулчатыр алырга киңәш иткән. Бу хакта Greek Reporter хәбәр итә.
Социаль челтәрләрдә суалчаннар белән капланган туктап калган автомобильләрне күрсәткән видео бастырылган. Бу кадрлар челтәрдә бик зур ыгы-зыгы тудырды.
Кешеләр булган хәлнең төрле теорияләрен тәкъдим иттеләр. Mother Nature Network фәнни журналы суалчаннарны зур булмаган торнадо алып килергә мөмкин, дип фаразлады.
Кайберәүләр бу вакыйганы якынлашып килүче дөнья ахыры билгесе буларак интерпретациялиләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat