Чаллыдагы шартлау алдыннан мәрхүм егет туганнарына шалтыратып саубуллашкан

Егет пиротехниканы гомерен өзү уе белән махсус заказ биргән дип фаразлана. Бу хакта KazanFirst яза.

Чаллының 38 комплексындагы йортта шартлау Кытайда эшләнгән «Кинг-Конг» петардасы аркасында булган. Анда 100 грамм дары булуы мәгълүм. 21 яшьлек егет аны үз-үзенә кул салу өчен махсус заказ биргән дип фаразлана. Фаҗигага кадәр ул туганнарына шалтыратып саубуллашкан.

Шартлау арендаланган фатирның аш бүлмәсендә булганмы, әллә залындамы – төгәл мәгълүмат юк. Ике бүлмә арасындагы диварлар ишелеп төшүдән шартлауның хәйран көчле булуын аңларга мөмкин. Мәрхүм Чаллыныкы булган, тик бу фатирны 10 көнгә арендалаган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү