Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты.
Очрашуның төп темасы булачак «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы турында фикер алышу булды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы структуралары белән актив эш алып баруын әйтте. Аерым алганда, Ислам үсеш банкы, мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы, ОИС яшьләр форумы, Ислам дөньясы Фәннәр Академиясе һәм башкалар белән даими хезмәттәшлек җайга салынган.
«Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәме белән форум федераль статуска ия булды. Быел аның кысаларында ике йөзгә якын чара узачак. Сезне хөрмәтле кунак сыйфатында күрүебезгә чын күңелдән шат булырбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat