Сезгә нинди ял кирәк?

Әйдә, киттек, Гаитига! Гаҗәпләнмәгез, быел безне әнә шул тарафларга ял итәргә җибәрмәкчеләр. Ил Хөкүмәте әлегә сукмак та салынмаган илләр белән туризмны җайламакчы. Ә халык көтә. Сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең 70 проценты ял итәргә тели. Чит ил кояшы астындамы, әллә инде үзебезнеке дә ярыймы? Фикерләр төрле. Быел ялга өмет итәргәме-юкмы дигән сорауга «ВТ» хәбәрчесе җавап эзләде.

Барбадос турындагы хыял

– Җәйгә өченче балабыз туачак. Шуңа күрә язгы каникулда гаиләбез белән чит илдә ял итеп кайтмакчы идек. Юлламалар белештек, бик кыйммәт. Мәсәлән, Мисырга дүрт кешегә көне буена җитәрлек ашау-эчү кергән бер атналык ял уртача 350 мең сумга төшә. Тик диңгезгә керә алмаячаксыз, салкын, дип кисәттеләр. Тайландта җылы, әмма бәяләре дә «тешли». Бер атналык ялны 500 мең сумга исәпләделәр. Шуңа күрә өйдә генә калырга булдык, – ди Чаллыда яшәүче Гөлназ Хәкимова.

Чит ил кояшы елдан-ел кыйммәтләнә. Моны белгечләр дә раслый. Башкаладагы туризм агентлыкларының берсендә эшләүче Диана Сафина сүзләренә караганда, быел җәй көне чит илгә юллама бәясе 50 процентка кадәр артырга мөмкин.

– Алдагы ел белән чагыштырганда, былтыр чит илгә юлламалар 30 процентка кыйммәтләнде. Сәбәпләре билгеле, әлбәттә. Узган ел күп кенә чит илләр Россия туристлары өчен ябылды. Европага очучылар 95 процентка кимегән әнә. Төркия, Мисыр кебек, халык яратып йөри торган илләрдә, уртача бәядәге отельләр ковид чорында ук ябылырга мәҗбүр булды. Махсус хәрби операция башлангач, һава юллары да чикләнде. Элек чит илгә 800ләп самолет очса, хәзер аларның саны 100гә дә тулмый. Туры рейслар саны аз. Өстәвенә чит ил очкычлары да безне урап узарга тырыша. Дөрес, Оманнан – Oman Air, Бәхрәйннән Gulf Air кебек яңа авиакомпанияләр ил базарына керә башлады, тик тармакта вазгыять тотрыклансын өчен вакыт кирәк. Туристлар үзләре дә чит илгә чыгып китәргә курка. Пандемиянең яңа дулкыны башлану, билгеле хәлләр аркасында ил чикләре ябылу, турфирманың банкротлыкка чыгуы кебек хәлләрдән беркем дә сакланмаган, – ди белгеч.

Россия Федераль сак хезмәтенең чик буе хезмәте мәгълүматларына караганда, былтыр безнең халык 23,2 миллион тапкыр ил чиген узган. Ял итәргә барыннан да бигрәк Төркиягә (3,7 миллион сәфәр), Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә (909,7 мең), Мисырга (761,5 мең), Әрмәнстанга (295,7 мең), Тайландка (171,4 мең), Үзбәкстанга (131,6 мең), Казахстанга (113,3 мең), Мальдив утрауларына (94,5 мең), Азәрбайҗанга (92,7 мең) һәм Доминиканага (76,1 мең) барганнар.

Алга таба әлеге исемлек тагын да киңәймәгәе. Илнең Тышкы эшләр министрлыгы бу атнада гына 11 ил белән визасыз сәяхәт итү турында хөкүмәтара килешүләр төзергә җыенулары турында хәбәр итте. Бу – Бәхрәйн, Оман, Согуд Гарәбстаны, Багам утраулары, Барбадос, Гаити, Замбия, Күвәйт, Малайзия, Мексика һәм Триндад-Тобаго утрау-дәүләте. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән утрауларга ил туристлары күпләп барып төшәчәге бик шикле, әлбәттә. Әлеге илләрнең кайберләренә икешәр очкыч белән  тәүлектән артык барырга кирәк икәнен дә исәпкә алсаң, шул ук Барбадос хыялда гына калмагае.

Тик туристлар өйдә утырырга җыенмый. Узган айда безнекеләр рекорд та куйган хәтта. Февральдә Төркиянең Анталия шәһәренә 60 меңнән артык Россия туристы барган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – ике тапкыр күбрәк.

– Әле яңа гына гаиләбез белән Анталиядәге Бәләк шәһәрендә бер атна ял итеп кайттык, – ди кечкенә кызы белән декрет ялында утыручы Сиринә Дорофеева. – Бик рәхәт булды, кояш җылы, һавасы шәп. Анда бар да тыныч. Гомумән, биредәге халык телевизор карамый, дөньядагы хәлләрне белми кебек тоелды. Сәүдә үзәкләре руслар белән тулган. Бездә ябылган кием-салым кибетләрендә һәр икенче сатып алучы рус телендә сөйләшә. Даруханәләрдә дә безнекеләр чират тора.

Тынычлык кадерлерәк

Үгез булмаса – чурт булсын, дигәндәй, чит ил кояшы ерагайган арада эчке туризмны үстермәкчеләр. Быел Россия буйлап сәяхәт итүгә өстенлек бирүчеләр 10 процентка артачак, дип фаразлаган Россия туризм индустриясе берлеге президенты Илья Уманский.

– Иртәгә ниләр буласы бүген билгесез. Шуңа күрә ял турында хыялланучылар ил буенча юллама сорап мөрәҗәгать итә. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, гыйнвар – февраль айларында Россия буенча сәяхәт итәргә теләүчеләр саны 35 процентка артты. Былтыр күбрәк Кырым курортлары белән кызыксынсалар, быел илнең төрле шәһәрләренә өстенлек бирәләр, – ди Әлмәттә юлламалар сату белән шөгыльләнүче Гөлнара Вилданова.

Дөрес, Кырымга ял итәргә баручылар 30 процентка кадәр кимеячәк, дип фаразлаучылар да бар. Чүп өстенә – чүмәлә: белгечләр, быел Кырымда Төркиядәге кебек көчле җир тетрәүләр булырга мөмкин, дип тә куркытты. Былтыр ял өчен ярымутрауны сайлаучыларга да җиде кат уйларга туры килгән әнә.

– Узган җәйдә гаилә дусларыбыз белән өч машинада ун көн Кырымда ял итеп кайттык. Куркытты, әлбәттә. Тик диңгез буенда ял итү теләге көчлерәк иде. Юлга кузгалганчы ярымутрауда булып кайткан таныш-белешләрдән барысын да тәгаен сораштык. Тамань аша Азов диңгезе яры буйлап Межводное авылына кадәр бардык. Анда астан гына очып киткән вертолетлар, очкычларны күп күрдек, истребительнең колакны ярып керердәй тавышының ни икәнен дә яхшы беләм хәзер. Ялның күп өлешен Севастопольдә үткәрдек. Анда тыныч иде, туристлар да күп. Кырым бик матур, әмма быел анда ял итәргә бармыйбыз. Тынычлыгың мең өлеш артык, – ди былтыр Кырымда ял иткән Алинә Мостафина.

Гөлнара Вилданова әйтүенчә, бу кышта Байкал күленә юллама сатып алучылар саны арткан. Бәяләргә килгәндә, мәсәлән, апрель башында күл буенда бер кешегә биш көнлек ял 20 мең сумнан башлана. Бу бәягә Казаннан очкычта ике якка билет һәм иртәнге аш кергән.

Башкалада яшәүче Лилия һәм Фәрит Насыйровлар бер-берсенә 23 февраль һәм 8 мартка Байкалга бүләк ясаган.

– Казаннан төнге сәгать унике тулганда очтык, Иркутскига иртән барып җиттек, – дип сөйләде Лилия Насыйрова. – Бер якка биш сәгать тирәсе очасы. Туристлар яратып йөри торган Листвянка, Голоустное бистәләренә, Ольхон утравында булдык. Алар барысы да Иркутскидан якынча 200–300 чакрым ераклыкта урнашкан, Листвянка гына бераз якынрак. Юл шактый вакытны ала, кыскасы. Экскурсияләргә гид белән йөрисе. Үзең машина яллап, бозга керсәң дә була. Сәяхәтебезнең төп максаты Байкалны күрү булгач, күбрәк бозда булырга тырыштык. Шактый ук салкын булса да, бозда йөгереп тә, утырып та, ятып та карадык. Фотосурәтләрдәге матур бозны күрү өчен квадроцикллар белән эчкә керергә кирәк. Кайтып китәр алдыннан Иркутскиның үзен дә күреп чыктык. Шәһәр әллә ни гаҗәпләндермәде. Безнең Алабугага охшаган. Туристлар алай күп дип әйтмәс идем. Хәзер Байкал күлендә сезон бетеп бара. Бәлки, бу шуңа да бәйледер.

Казанга хатын-кызлар килә

Туризм агентлыкларының берсе үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең 70 проценты: «Ял кирәк!» – дигән фикердә. Быел респондентларның 30 проценты диярлек ял чорында чит илгә барырга хыяллана. Ил буенча сәяхәт итәргә җыенучыларның яртысы – ул билгеле хәлләр аркасында, чит илдә ял итү турындагы карарны кичектереп торучылар.

«OneTwoTrip» ялны оештыру онлайн хезмәте бу җәйдә туристлар арасында популяр булачак ил шәһәрләре исемлеген дә төзегән. Беренче урында – Мәскәү. Кояшлы Сочи – икенче. Санкт-Петербург – өченче урында. Беренче бишлеккә Казан һәм Калининград та эләккән.

Былтыр Татарстанда 3,7 миллион турист кунак булган. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 12 процентка күбрәк. Татарстан ел дәвамында иң күп турист кабул иткән ил төбәкләре арасында бишенче урында. Без Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырым һәм Краснодар краена гына уздырган. Республиканың Туризм буенча дәүләт комитетында Татарстанга кемнәр килгәнен дә ачыклаганнар.

– Безгә күбрәк хатын-кызлар килә. Былтыр республикада 1,8 миллион гүзәл зат һәм 1,7 миллион ир-ат кунак булган. Туристларның күбесе 25–34 яшьтә. Татарстанга килүче туристларның уртача кереме 30–50 мең сум тәшкил итә. Аена 100 мең сумнан да күбрәк акча алып эшләүчеләр республикага сирәк килә, – дип сөйләде комитет җитәкчесе Сергей Иванов ел йомгакларына багышланган утырышта.

Туристларны җәлеп итү өчен республикада кэмпинг һәм глэмпингны да үстермәкчеләр. Табигать кочагында 230лап шундый экологик йорт барлыкка киләчәк, дип фаразлана. Мәсәлән, Яшел Үзән районында урнашкан шундый бер «түбә»не ялларда бер тәүлеккә арендага алып тору, ашау-эчүдән башка, ике кешегә 18 мең сумнан башлана. Өйдән читтә ял итәм дисәң, барыбер түләргә туры киләчәк.

 

 

Алдагы ел белән чагыштырганда, узган ел Россиягә читтән килүче туристлар саны өчтән бергә кимегән. Россия туроператорлары ассоциациясе мәгълүматлары әнә шул хакта сөйли. Ә 2019 елны исәпкә алсак, былтыр илгә читтән килүче туристлар 25 тапкыр (!) азрак теркәлгән. Узган ел Россиягә туристик юллама белән күбрәк Германия (25,4 мең сәфәр), Төркия (22,6 мең), Иран (14,6 мең), Казахстан (13,3 мең) һәм Куба (11,3 мең) туристлары килгән.

 

2022 ел нәтиҗәләре буенча ил эчендә иң күп турист кунак иткән төбәкләр, млн кеше

Мәскәү өлкәсе      22   (+57%)

Мәскәү            18   (+7%)

Краснодар крае     17   (+3%)

Санкт-Петербург    8,1    (+32%)

Кырым            6,5    (–32%)

Казан             3,7    (+12%)

Төмән өлкәсе       3,3   (+13%)

Приморье крае      3     (+7%)

Ставрополье крае   1,5   (+20%)

 

Май бәйрәмнәрендә дүрт кешелек гаиләгә бер атнага иң очсыз юлламаны «ВТ» хәбәрчесе дә эзләп карады

Ил, шәһәр Ялның сыйфаты Юллама бәясе (мең сум)
Мәскәү Өч йолдызлы кунакханә, иртәнге һәм кичке аш 77,7
Санкт-Петербург Өч йолдызлы кунакханә, иртәнге һәм кичке аш 76
Минеральные Воды, Ессентуки Өч йолдызлы кунакханә, иртәнге һәм кичке аш 84,9
Сочи Дүрт йолдызлы кунакханә, көне буена җитәрлек ашау-эчү 154,2
Төркия, Кемер Дүрт йолдызлы кунакханә, көне буена җитәрлек ашау-эчү 173,8
Мисыр, Хургада Дүрт йолдызлы кунакханә, көне буена җитәрлек ашау-эчү 233,7
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Рас-әл-Хайм Биш йолдызлы кунакханә, иртәнге һәм кичке аш 233,8
Тайланд —— ——

 

Tourvisor.ru сайтыннан

Эльвира Вәлиева

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү