Тәртипле җиңү. «Ак барс»ка «Нефтехимик»тан өстен чыгу бик авыр бирелде

Зиннәтулла Билалетдинов 68 яшен тутырды. Уенчылары танылган остазның туган көнен көтеп тормады, шимбә көнне үк җиңү белән сөендерделәр. Дөрес, башта аның сабырлыгын сынадылар. «Ак барс»ка «Нефтехимик»тан өстен чыгу бик авыр бирелде.

«Ак барс»ның даими чемпионатта беренче урынны алып, плэй-оффта «Нефтехимик» белән очрашасы билгеле булгач, күпләр бу очрашуның ни белән тәмамланасын алдан ук фаразлап куйды. Сериянең 4:0 исәбе белән тәмамланасын әйтүчеләр дә аз булмады. «Кече туган» саналган Түбән Кама командасы «өлкән» булып исәпләнгән Казанга дүртенче мәртәбә Гагарин Кубогы отарга комачау итмәячәк, янәсе. «Ак барс» хоккейчылары да шулай уйлаган, күрәсең. Беренче уен «Нефтехимик» файдасына төгәлләнде. Түбән Каманың яшь уенчыларына шул гына кирәк тә! Беренче җиңүдән рухланган егетләр тәҗрибәле көндәшләренә суларга да ирек бирмәде. Дөрес, кайчак артыгын да тырышып аттылар. «Ак барс»та осталык һәм тәҗрибә белән алдырырга ниятләсәләр, «Нефтехимик»та тизлек һәм үҗәтлеккә өметләнделәр. Килеп чыкмаса, этешеп һәм төртешеп уйнарга тырыштылар. Хәер, андый алымны «Ак барс»та да яхшы беләләр. Әйтик, Александр Радулов белән Дмитрий Воронков еш куллана аны. Әмма тәртип яратучы Зиннәтулла Билалетдинов мондый юлдан бармаячакларын әйтте. Дөрес булса, уенчыларны да ныклап кисәтеп куйганнар. Төп хоккейчылар тәүге матчларда ук җәза алса яки имгәнә башласа, ерак китеп булмаячак. Шуңа күрә Казан командасына осталык һәм тәҗрибә янына сабырлык та өстәргә туры килде. Югыйсә «Нефтехимик»ның яшь уенчыларына табиб ярдәме еш кирәк булачак иде. «Ак барс» белән Олег Знарок идарә итсә, бу очрашуларда ниләр булып бетәсен күз алдына китерүе кыен. Хәер, Казан командасы аның белән плэй-оффка беренче урыннан чыгар иде микән?

Казан командасына Түбән Камадан өстен чыгу өчен 6 уен кирәк булды. Моңарчы плэй-оффтагы ике очрашу да 4:0 исәбе белән тәмамланган иде. Бу юлы исә кызып китеп КХЛдагы бер рекордны да яңарттылар. Алтынчы очрашуда «Нефтехимик»тан Ансель Галимов 42 нче секундта ук исәпне ачты. Ә 62 нчедә Кирилл Панюков тигезләп тә куйды.

Хоккейчылар, тренерларга гына түгел, Татарстанның хоккей тамашачысына да җиңел булмады бу көннәрдә. Бар «Ак барс»ны үз итүчеләр, бар «Нефтехимик»ны якын күрүчеләр. Калганнар кем өчен җан атарга белми аптырады. Аларның игътибары күбрәк Түбән Кама ягында булгандыр, дип уйларга кирәк. Сезонны рәттән 10 җиңелү белән башлаган «Нефтехимик» плэй-оффка ахырдан гына чыга алды, ә аннары Көнчыгыш конференциясендәге иң көчле командага бирешмәскә тырышты. Җанатарлар арасында исә Казан ягына үпкә белдерүчеләр дә булды. Янәсе, бөтен игътибар «Ак барс»ка. Бу урында башкала уенчыларының киемендә Татарстан гербы рәсеме барлыгын искә төшерү артык булмас. «Ак барс» – Казан командасы гына түгел.

«Беренче раунд һәрвакыт катлаулы һәм куркыныч була. Командалар яхшылап әзерләнә. Алга таба да җиңел булмаячак. Егетләр без теләгәнчә уйнарга тырышты. Һәрчак килеп чыкмаса да, тырыштылар. Иң мөһиме әнә шул,  – диде Зиннәтулла Билалетдинов серия тәмамлангач. –  Көндәш бик яхшы уйнады. Командалар барлык уеннарда да көрәште. Бу очрашулар безгә кимчелекләребезне күрергә мөмкинлек бирде. Ә алар бездә бар һәм төзәтергә кирәк. Көндәш безне киләсе раундка яхшылап әзерләде».

Алга таба «Ак барс»ны «Адмирал» көтә. Владивосток хоккейчылары «Салават Юлаев»ны отып, быелгы плэй-оффта иң гаҗәпләндергән командаларның берсе булып танылды. Иң кыены исә ерак сәфәргә чыгу булачак. Казандагы очрашулар 16 һәм 18 мартта узачак. Аннары «Ак барс»ка Ерак Көнчыгышка очарга туры киләчәк.

 

7 мартта «Нефтехимик»ка каршы узган очрашу Зиннәтулла Билалетдиновның плэй-оффтагы 121 нче матчы булды. Моңа кадәр иң зур күрсәткеч Олег Знарокта иде. Билалетдиновның плэй-офф очрашуларында 78 җиңүе бар. Олег Знарокны узу өчен тагын бер уңыш кирәк.    

Тагын 3 очкога ия булса, Казан командасы капитаны Александр Радулов плэй-оффта 100 һәм аннан күбрәк очко җыйган уенчылар исемлегенә керәчәк. Әлегә андыйлар өч кеше: Сергей Мозякин (172), Данис Зарипов (128) һәм Вадим Шипачёв (116).

Фото: https://www.ak-bars.ru/

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү