Армиягә чакыру яшен 21 яшькә кадәр күтәрү турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. “РИА Новости” хәбәренә караганда, закон проекты 2026 елга кадәр күчеш чорын күздә тота.
Проектта 2024 елда – 19 яшьтән 30 яшькә кадәрге егетләрне, 2025 елда – 20 яшьтән, 2026 елда – 21 яшьтән хәрби хезмәткә чакыру каралган.
Исегезгә төшерәбез: узган елның 21 декабрендә Россия оборона министры Сергей Шойгу Президент Владимир Путин катнашында узган ведомство коллегиясендә армиягә чакыру яшен 18дән 21 гә кадәр этаплап арттыру, ә армиягә чакыруның чик яшен 30 яшькә җиткерүне тәкъдим иткән иде.
Ел башында Думадан, быел язын 30 яшькә кадәрге егетләр армиягә чакырыла башларга мөмкин дип, хәбәр ителде. Әмма соңрак Думаның Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов 2023 елда Россиядә язгы чакырылышның иске кагыйдәләр буенча узачагын белдерде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat