Яз сәламәтлеккә бәрә..! Нишләргә?

Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче Әлфия Сәләхованың бу арада бик авыр чагы. Көннәрнең кисәк кенә җылытуын шулай авыр кичерә ул. «Инде ничә көннән бирле бөтен гәүдәм сызлый, кан басымы уйный. Бер эшкә кул бармый. Даруларымны эчеп кенә торам. Әле төне буе йоклый алмыйча чыктым. Анысы шул яңгырга булган икән. Һава торышына шундый бәйле кеше инде мин. Андый көннәрдә үзем җыеп киптергән үлән чәйләре эчәм. Күбрәк бәйләргә тырышам, ул бик нык тынычландыра», – ди укучыбыз.

Арабызда язны әнә шундый халәттә каршылаучылар шактый бүген. Ник дигәндә, республикада кисәк кенә аномаль җылы көннәр башланды. Түбәләрдән тәүлек әйләнәсе тамчы тама, аяк астында – бозлавык. Шуңа өстәп әле генә ишеп-ишеп яңгыры да явып үтте. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы яз беренче көннәреннән үк язлыгын итә башлады.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәтта бу уңайдан кисәтү белән дә чыгарга мәҗбүр булды. «Бозлавык шартларында егылудан һәм җәрәхәтләнүдән саклану өчен урамда йөргәндә сак булырга кирәк. Өлкән яшьтәге кешеләргә өйдән чыкмаска, чыккан очракта, таймый торган олтанлы аяк киеменнән, очлы башлы таяк белән йөрергә киңәш ителә. Шулай ук атмосфера басымының кискен үзгәрүе аркасында, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә аеруча игътибарлы булырга, кан басымын даими үлчәргә, табиб киңәшләрен үтәргә, билгеләнгән даруларны эчәргә кирәк», – диелә министрлык хәбәрендә.

Казан дәүләт медицина академиясенең госпиталь һәм хастаханә терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Регина Ахунова сүзләренә караганда, һава торышындагы кискен үзгәрешләр вакытында кешенең кан басымы уйнарга, буыннары, биле сызларга, кәефе төшәргә мөмкин. Соңгы арада табибларга әнә шундый зарлар белән килүчеләр саны арткан.

– Һава торышы үзгәргән көннәрдә хроник чирләре булган, аеруча йөрәк-кан тамыры авыртуларыннан интеккән кешеләрдән сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булу сорала. Аларга активлыкны киметергә, ерак юлга чыгудан, очрашу-күрешүләрдән тыелып торырга кирәк. Авыртуны баса торган дарулар да кул астында торсын. Андый чакта авырту ешлыгы еш кына кешенең психологик халәтенә дә бәйле була. Тынычлык саклаучылар һава торышындагы үзгәрешләрне җиңелрәк уздыра. Шуңа күрә андый көннәрдә иң беренче чиратта тынычланырга кирәк, – ди табиб.

Регина Ахунова аномаль һава торышы сакланган көннәрне җиңелрәк уздыру өчен берничә гади генә кагыйдәне истән чыгармаска куша.

– Табиблар гел искәртеп килгән киңәшләр бу көннәрдә аеруча файдалы булыр. Шул ук тәүлегенә ким дигәндә ике литр су эчкән кеше һава торышындагы хәзерге үзгәрешләрне җиңелрәк уздырачак. Бу чорда авырдан эшкәртелә торган, майлы ризыклардан баш тартыгыз. Дөрес тукланмау аркасында сару кайнау, эч күбү, эч китү башланса, хәлегез тагын да авыраячак. Начар гадәтләрдән баш тарту, каһвә, исерткеч эчемлекләр куллану, баллы ризык ашаудан тыелып тору да хәерле. Йокыгыз туйганчы йоклагыз. Матрас белән мендәр – сыйфатлы материалдан тегелгән, уңайлы, бүлмә җилләтелгән булырга тиеш, – ди табиб.

Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиб-травматологы Булат Закиров сүзләренә караганда, соңгы арада аларга да эш икеләтә арткан. Безнең белән дә операция ясаудан бушаган арада гына сөйләшеп алды ул.

– Көннәр кисәк җылыту, аяк аслары начарлану аркасында безгә ярдәм сорап килүчеләр саны кисәк артты. Бозда таеп егылганда кеше, гадәттә, кулга таяна. Шуңа күрә соңгы арада кул сыну очраклары бик күп. Аяк сыну, аяк чыгулар да күп күзәтелә. Нейрохирургларга да эш артты. Ник дигәндә, соңгы арада урамда таеп егылып, башы имгәнүчеләр шактый, – ди табиб.

Булат Закиров һава торышы начарланган көннәрдә кирәксә-кирәкмәсә урамга чыкмаска, чыккан очракта да аяк астына карап йөрергә киңәш итә. Аяк киеме дә үкчә­сез, уңайлы, таймый торган, резин табанлы булырга тиеш.

– Бозлы юлдан барганда, аякларны җирдән аермыйча, чаңгы шугандагы кебек хәрәкәт итәргә кирәк. Имгәнү-­җәрәхәтләнүләрдән саклану өчен шуннан да яхшысы юк. Куллар кесәдә булмасын. Юкса, андый халәттә егылган очракта, баш һәм аркага зур зыян килә. Өлкән яшьтәгеләр урамга резин очлыклы кул таягы белән генә чыксын иде, – ди табиб.

Белгечләр биргән киңәшләрнең якын көннәрдә үк кирәге чыгачак әле. Ник дигәндә, синоптиклар 15 марттан башлап ил күләмендә климатик нормадан югары җылы көннәр башланачак, дип фаразлый. Татарстанда, аерым алганда, Казанда һава температурасы нормадан 0,3 гра­дус­ка югарырак булыр дип көтелә. Атна уртасында Татарстанда +8 градуска кадәр җылытачак. Төнлә терекөмеш баганалары –7 градуска кадәр төшәчәк. Бу җылылык атна азагында да сакланачак. Җомга – шимбә көннәрендә урыны белән явым-төшем көтелә.

 

Фирая Захарова, үләннәр белән дәвалаучы:

– Һава торышы кискен үзгәргән көннәрдә бөтнек, мелисса, гөлҗимеш, бака яфрагы, кура җиләге, карлыган яфрагы кушып әзерләнгән чәйләр бик файдалы. Алар тынычландыра да, берочтан иммунитетны да ныгыта. Үлән чәенә чыршы ылыслары кушып җибәрсәң дә файдалы. Күпләр үлән чәе кан басымын уйнатмасмы дип борчыла. 5–6 төрле үләнне бергә кушып эчсәң, кан басымына бернинди йогынтысы булмачак. Аларны аерым-аерым эчкәндә генә сак булырга кирәк. Һава торышында аномаль үзгәрешләр булган чорда, үлән чәйләре белән беррәттән, диңгез балыгы да ашарга кирәк. Ул шулай ук хәл кертә.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

Атна уртасында Татарстанда +8 градуска кадәр җылытачак. Төнлә терекөмеш баганалары –7 градуска кадәр төшәчәк. Бу җылылык атна азагында да сакланачак. Җомга – шимбә көннәрендә урыны белән явым-төшем көтелә.


Фикер өстәү